Гыйлем алу шатлыгы

Ульяновск шәhәренеңәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин тырышлыгы белән гыйбадәтханә карамагында быел да балалар өчен җәйге сәламәтләндерү лагере эшләде.

    Ир балалар hәм кызлар әлеге лагерьга икешәр атна дәвамында бик теләп hәм шатланып йөрделәр. Алар анда гарәп графикасы нигезендә укырга hәм язарга өйрәнделәр, Коръән сүрәләрен ятладылар hәм намаз уку тәртипләре белән таныштылар, шулай ук ял вакытында төрледән-төрле кызыклы hәм мавыктыргыч уеннарда да катнаштылар.

    Бер тyгел, мең шөкер, бүген без ирекле заманда яшибез hәм көн саен рәхәтләнеп йөрү өчен яраткан урыныбыз – мәhабәт мәчетләребез, гүзeл Аллаhы йортлары бар. Аларның hәркайсында гыйбадәт кылу, белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган - уты яна, суы кергән, җәен кондиционерлар эшләп тора. Бу уңайлыклар hәм рәхәтлекләргә ничек инде шөкрана кылмыйсың?! Динебез елдан-ел көчәя бара, вакыт юклыкка сылтамыйча hәм курыкмыйча, укырга да укырга, тырышып гыйлем алырга гына кирәк.       

    Бала чакта алган дөньяви hәм дини белем беркайчан да онытылмый, күңелгә сеңеп кала ул. Менә шуны яхшы аңлаган ата-аналар үзләренең газиз балаларын җәйге лагерьга сөенеп йөртәләр дә инде. Алар hәммәсе дә хөрмәтле имамыбыз Рөстәм хәзрәткә рәхмәт әйтәләр hәм аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәләл җефете Фәридә абыстай белән тигезлектә, балаларының игелеген, изгелеген күреп яшәүләрен телиләр. Ә без, үз чиратыбызда, сабыйларга дин юлына басарга ярдәм иткән, этәргеч биргән фидакарь мөгаллимәләргә hәм ата-аналарга рәхмәт сүзләре юллыйбыз. Сөенми hәм сокланмый мөмкин түгел: лагерьга йөргән малайлар hәм кызлар киләчәктә, hичшиксез, дин юлында булачаклар, өстәл артында ашап туйганнан соң, кул күтәреп дога кылачаклар hәм намазга басачаклар. Аларның әти-әниләре hәм әби-бабайлары өчен нинди зур шатлык hәм бәхет бу!

    Лагерьның соңгы көнендә балалардан, киләсе елда да мәчеткә йөрергә җыенабыз, безгә монда бик тә ошады, дигән матур сүзләрне ишеткәч, күңелләребез йомшарып китте, күзләребезгә яшьләр тулды...

    Талия ИБРАҺИМОВА,

    Ульяновск шәhәре.