Фронтовик истәлекләреннән

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы каhарманы Газиз Загрук улы Мавзютов 1924 елның 24 ноябрендә Чардаклы (элек Кече Кандал) районы Абдулла авылында туа. Унҗиде яшендә ул шушы авылдан үзе кебек үк унөч доброволец егет белән бергә фронтка китә.

    - Без барыбыз да Мәскәү өлкәсенә барып эләктек,- дип исенә төшерә Газиз Загрук улы. - Анда нәкъ менә шул вакытта данлыклы 26 нчы танк корпусын туплыйлар иде. Беркүпме өйрәткәннән соң, мине танк орудиесе наводчигы итеп билгеләделәр.

    Мавзютов үзенең иптәшләре белән бергә Сталинград hәм Курск сугышларының утлы юллары аша уза. Фашистларга каршы көрәштә батырлык hәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән өчен “За боевые заслуги” hәм “За отвагу” медальләре, “Кызыл йолдыз” hәм I нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.  Фронтта, атышлар бераз туктап торган арада, егерме яшьлек егет үз теләге белән ВКП(б) сафларына керә.

    - Белоруссиядә, Речица шәhәре тирәсендә мине партиягә кабул иттеләр,- дип күңел хатирәләре белән бүлешә Газиз Загрук улы. - Безнең танклар билгеләнгән позициядә тулы хәрби хәзерлек дәрәҗәсендә басып тора иде. Мине ашыгыч рәвештә штабка чакыртып алдылар да, тантаналы рәвештә партбилет тапшырдылар. Берничә көннән соң, Речица операциясе вакытында фашистлар безнең танкны шартлатты бит. Ул чакта мин бик каты яндым, тәнемнең сул ягы бөтенләй пешкән иде. Ни гаҗәп, партбилетымны саклап калдым.

    Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, бар яктан да үрнәк сугышчы hәм активист буларак, Мавзютовны штабка эшкә күчерәләр. Әмма ул тылда озак утырмый. Польшаның Гданьск шәhәре тирәсендәге көчле hөҗүм вакытында каты яралана. Биш айга якын Харьков госпиталендә ята. Врачлар сул аягына ампутация ясаудан, ягъни кисеп ташлаудан көчкә саклап калалар. Шуңа күрә махсус комиссия күпне күргән, күпне кичергән cугышчыны өенә кайтарып җибәрү турында карар кабул итә. Яралары бераз төзәлә төшкәч, 1945 елның июль аенда Мавзютов кул таякларына таянып туган авылына кайта.

    - Авыл җитәкчеләре озак ял итәргә мөмкинлек бирмәделәр,- дип елмая Газиз Загрук улы,- икенче көнне үк колхоз рәисенең урынбасары итеп куйдылар.

    Аннары утлар-сулар кичкән, фронтта чыныккан яшь, актив, көч-дәрте ташып торган ир-егетне партия эшенә тарталар. Башта бер авылдан икенчесенә күчереп йөртәләр. Аннары Иске Кулаткы hәм Яңа Малыклы районнарында җитәкче урыннарда эшләргә туры килә. Ниhаять, 1962 елда фронтовикны Мәләкәс производство парткомының беренче секретаре итеп сайлап куялар. Озак та үтми, КПССның Мәләкeс райкомы беренче секретаре итеп сайлана hәм егерме ел дәвамында шушы җаваплы вазыйфаны үрнәкле башкара. Ә лаеклы ялга, ягъни пенсиягә чыккач, Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумы директоры йөген тартып бара, яшьләрне политэкономия hәм авыл хуҗалыгы тармагы серләренә төшендерә. Илебезнең агропромышленность комплексын үстерү юнәлешендә күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өчен Мавлютов ике тапкыр Ленин орденына, Октябрь революциясе орденына, СССР ВДНХсының алтын hәм көмеш медальләренә, дәүләтнең башка төрле бүләкләренә лаек табыла. Фидакарь милләттәшебез колхозчыларның III нче съездына hәм КПССның 24 нче съездына делегат булып сайлана. Партия, совет hәм хуҗалык органнарында эшләү дәверендә Газиз Загрук улына  СССРның беренче затлары - югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән берничә тапкыр очрашырга насыйп итә.

    - 1970 елда Ульяновск шәhәрендә Ленинның йөз еллыгын зурдан кубып билгеләп үттек. Юбилей уңаеннан Мемориаль үзәкне ачарга партиянең генераль секретаре Леонид Ильич Брежнев шәхсән үзе килде. ЦКның идеология буенча секретаре Михаил Сусловны ике тапкыр каршыладык. Аның сөтле чәй белән кабак кушып пешерелгән тары боткасы яратуы аеруча исемдә калган. Ә партия Yзәк комитеты секретаре Петр Нилович Демичевны кыш көне Чирмешән елгасы буена балык тотарга алып барган идек. Су астында махсус әзерләп куелган балыкларны ул җиңел генә тотты hәм туңдырып Мәскәүгә алып китте. Мәләкәс районында шулай ук партия Yзәк комитеты секретарьлары А.Кириленко, И.Капитонов, М.Соломенцев, Б.Пономарев, Г.Воронов булып киттеләр. Без аларны, гадәттә, Крупская исемендәге совхозга, Яңа Майна келәм фабрикасына hәм башка алдынгы хуҗалыкларга экскурсиягә алып бара идек,- дип сөйләде Газиз Загрук улы.

    Газиз Мавзютов - Ульяновск өлкәсенең hәм Мәләкәс районының Почетлы гражданины дигән мактаулы вә дәрәҗәле исемнәр иясе, авыл хуҗалыгы үсешенә багышланган китап авторы.

    Бөек Ватан сугышы hәм хезмәт ветераны Г.З.Мавзютов 2017 елның 5 февралендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Ул Мулловка эшчеләр бистәсенең мөселман зиратында җирләнгән.

    И.ХАСИБОВ.