Рәхмәт сиңа, Флёра!

Чардаклы районы Кече Yрәнбаш авылында туып үскән Флёра Әбрар кызы 1992 елда Колмаерга безнең күршебезгә килен булып килде. Бу гаиләдә тумыштан зәгыйфь Әлфия исемле кыз бала бар иде. Аның әтисе сугыш ветераны иде, ул бик күп орден-медальләргә лаек булып, сугыштан соң да әле унике ел армиядә хезмәт иткән. Кызганычка каршы, хәзер әлеге орден-медальләрнең берсе дә юк инде.

     Флёрага зур рәхмәт - ул Әлфияне 26 ел буе нәкъ менә үз баласыдай хөрмәт итеп, кадерләп карады, тәрбияләде. Әлфиянең абыйсы Әнвәр ике ел элек вафат булды. Соңгы вакытта Әлфиянең күзләре начар күрде, шуңа күрә Флёра аны көн саен урамга hава суларга җитәкләп алып чыга иде. Аның изгелекләре турында әйтеп тә, язып та бетерүе мөмкин түгел.

     Язмыш сынауларында сыналган Флёрага кайгы-хәсрәтне бик күп күрергә туры килде. Башта Әфганстанда хезмәт итеп кайткан улын җирләде, аннары газиз кыз баласын соңгы юлга озатты. Каенсеңелесе Әлфияне җылы канаты астына сыендырып, кадер-хөрмәттә яшәтте. Өстәвенә, унике ел дәвамында фермада бозаулар да карады.

     Хәзер Әлфия безнең арабызда юк инде – менә шушы көннәрдә вафатына бер ел була. Флёра мәрхүм иренең һәм каенсеңелесенең барлык мәҗлесләрен дә матур итеп үткәрде, аларны дога белән искe алып, сәдакаларын биреп тора. Ул тормышы нинди генә катлаулы булса да, бирешми, сынып hәм сыгылып төшми, киләчәккә өмет-ышаныч белән карый. Уңган хуҗабикә ишегалды тулы кош-кортлар - казлар hәм күркәләр, тавыклар асрый.

     Колмаер авылы халкы исеменнән Флёра Әбрар кызына олы рәхмәт сүзләре юллап, исәнлек-саулык, хәерле гомер, уңышлар теләп калам.

     Ихтирам белән күршесе Cания апай Сайфутдинова,

     Колмаер авылы.