Ана телләрен саклау бурычы укытучыларга йөкләнә

Ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе быел Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы урта мәктәбендә узды. «Туган телне саклап - төбәк бердәйлеген саклыйбыз» дип исемләнгән семинарда Ульяновск өлкәсенең hәм Татарстан, Чувашия, Мордовия республикаларының мәгариф үсеше институтлары вәкилләре, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, өлкә мәгариф hәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, төбәгебез районнарыннан 120дән артык рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары hәм тәрбиячеләре катнашты.

Саумы, татар мәктәбе!

    Мәктәпкә килеп керү белән барыбызны да горурлык хисе биләп алды. Сөенми мөмкин түгел: мәшhүр шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртүче hәм менә унбиш елдан артык инде уңышлы эшләп, мактаулы даны еракларга таралган үзебезнең милли белем учагыбыз бар бит!

    Мәктәпнең нәтиҗәле hәм башкаларга үрнәк булырлык эшләп килүендә, ел саен милли җанлы егет-кызлар тәрбияләп чыгаруында, әлбәттә инде, гомер юлын тулысынча татар мәгарифен үстерүгә багышлаган аның алыштыргысыз җитәкчесе, Ульяновск өлкәсенең hәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Мөнирә Джумаеваның өлеше бәяләп бетергесез зур. Ул hәр кунакны шәхсән үзе колач җәеп, ачык йөз белән каршы алды. Ә милли киемле укучылар мөгаллимнәрне татлы чәкчәк, бавырсак hәм хуш исле чәй белән сыйладылар.      

    Мәктәпнең икенче катында семинарда катнашучыларны татар халкының тарихын чагылдыручы бай эчтәлекле музей белән танышу көтә иде. Әлеге музейханәдә милләтебезнең бөек шәхесләре - Кол Гали hәм Г.Тукай, Г.Кандалый, К.Насыйри,  Ш.Мәрҗани иҗатына багышланган hәм искиткеч зәвыклы итеп эшләнгән стендлар урын алган. Ә ислам дине йолалары белән таныштыручы почмакта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллин бүләк иткән борынгы Коръән китабын күрергә мөмкин.

    Фойеда Идел буе халыкларының тормыш-көнкүреш әйберләре күргәзмәләре hәм шулай ук төрле мастер-класслар эшләде. Мәгариф хезмәткәрләре матур итеп яулык бәйләргә дә, калфак чигәргә дә, хәтта токмач кисәргә дә өйрәнделәр.

Пленар утырыш

    Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай hәйкәле янына чәчәкләр куйганнан соң, семинарның пленар өлеше башланды. Ана теле укытучыларын беренче булып Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев сәламләде.

    - 2019 ел өлкә Губернаторы Сергей Морозов тарафыннан «Милли бердәмлек елы» дип игълан ителде. Шуңа күрә милли телләрне саклап калып үстерү юнәлешендә без тагын да күбрәк тырышып эшләргә тиеш. Безнең алдыбызда шулай ук «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнашу бурычы тора. Анда туган телләрне үстерү hәм милли бердәмлекне, халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты да билгеләнгән,- диде ул.

    Сергей Андреев 2018-2019 нчы уку елында фидакарь, тырыш хезмәтләре белән танылган мөгаллимәләргә өлкә мәгариф hәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында татар теле укытучылары hәм тәрбиячеләре дә бар иде. Менә алар - Чынлы районы Кәшә авылы мәктәбеннән Гүзәл Фахрутдинова, Ульяновск шәhәренең 20 нче hәм 242 нче санлы балалар бакчаларыннан Лилия Фасхутдинова белән Гөлфия Бдиева. Ә милли-мәдәни автономия рәисе Рамис Сафин, Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, Иске Кулаткы район мәгариф бүлеге мөдире Дания Фахретдинова өлкә мәгариф үсеше институтының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

    Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагының казанышлары hәм инновацион иҗади лаборатория эшчәнлегенең нәтиҗәләре хакында горурланып сөйләде.

    - Эшебезнең нәтиҗәcе сөендерә - бердәм дәүләт имтиханнары, ягъни ЕГЭ күрсәткечләре буенча шәhәр мәктәпләре рейтингында беренче бишлеккә керәбез. Төп фәннәр - рус теле белән математикадан укучыларыбыз hәр елны югары баллар җыялар. Ана телен тирәнтен өйрәнүче балаларыбыз халыкара hәм төбәкара олимпиадалардан hәрвакытта да җиңүгә ирешеп кайталар,- диде ул.

    Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «Ульяновск өлкәсе территориясендә ана телләрен, рус телен дә кертеп, саклап калу, өйрәнү hәм үстерү концепциясе»н булдыруы hәм ел саен ана теле укытучылары cъездын үткәреп, барлык проблемаларны да уңай хәл итү чарасын күрүе өчен өлкә Губернаторы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен юллады.

    - Өлкә мәгариф hәм фән министрлыгы, мәгариф үсеше институты җитәкчеләре белән аңлашып, кулга-кул тотышып эшлибез. Татарстан Хөкүмәтенә hәм республиканың мәгариф министрлыгына да рәхмәтебез чиксез. Быел гына да Казан безнең өлкә мәктәпләренә 345 мең сумлык татарча дәреслекләр hәм методик әсбаплар бүлеп бирде. Ә берничә мәктәп  иҗади конкурсларда катнашып, акчалата грантлар алу бәхетенә иреште. Ел дәвамында өлкәнең татар теле укытучылары hәм тәрбиячеләр Татарстанның күрше районнары мәктәпләрендә булып, алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнеп кайттылар,- диде Р.Сафин.

    Мохтарият җитәкчесе төбәгебезнең бердәнбер татар мәктәбенә кыйммәтле бүләк hәм татарча китаплар тапшырды.

    Өлкә чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Мустаев Иске Кулаткы районы Бахтеевка авылында мәктәпне саклап калуда ярдәме өчен төбәгебез башлыгы Сергей Морозовка рәхмәтен белдерде.

    Утырыш дүрт төбәк - Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан, Чувашия, Мордовия республикалары мәгариф үсеше институтлары җитәкчеләренең үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куюы белән тәмамланды. Татарстанның мәгариф үсеше институты проректоры Гөлнара Сагеева, әлеге документ төбәкләр арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыту мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады.

Укытучылар тәҗрибә уртаклашты

    Татар теле hәм әдәбияты укытучылары секциясе утырышы өлкә мәгариф үсеше инcтитутының баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелегендә узды. Yз эшенең чын остасы утырышны мавыктыргыч hәм файдалы итеп оештырган иде. Укытучылар яңа эш алымнары белән уртаклаштылар, ачык дәресләр дә күрсәттеләр. Ана теле дәресләре замана таләпләренә туры китереп, яңа форматта оештырылырга тиеш, диде педагоглар. Татарстанның мәгариф үсеше институты доценты Рузилә Фәттахова, өлкәбезнең ана теле укытучылары Гүзәл Сәмигуллина, Гөлүсә Кәримова, Эльза Хуснетдинова, инглиз теле укытучысы Флюра Мезитова, рәссам Вәгыйзь Хайруллов күрсәткән эш алымнарын дәресләребездә кулланырбыз, диде Әлфия Сәмиулла кызы, утырышны йомгаклап.

    Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Шатлык белән бергә укытучыларны җитди мәсьәләләр дә борчый. Биш көнлек уку-укыту программасына күчкәч, сәгатьләр саны кимемәсме? Ата-аналар татар телен ана теле буларак кабат сайларлармы? Дәресләрдә көне буе утырып арып-талган укучылар түгәрәкләргә калырлармы? Уку елы башлану белән бу сорауларга уңай җавап табылыр дип ышанасы килә.

    Рузия ХӘЛИМОВА.