ГАЕТ БӘЙРӘМЕ КҮҢЕЛЛӘРГӘ ИМАН НУРЫ ӨСТӘДЕ

15 август көнне Цильна эшчеләр поселогы мәчете каршында балалар өчен Корбан бәйрәме гөрләп узды. 

Батутлар, татлы шикәр мамыгы, тәмле туңдырмалар һәм башка тәм-томнар кечкенә кунаклар өчен әзерләнгән иде. Цильна җирлегенең "Ихласлык" мәчете имам-хатыйбы Абдулкәрим хәзрәт тантананы тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде.

"Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне дәвамлы, ә тормышыбызны тагын да бәхетлерәк, бәракәтлерәк итсә иде. Әлеге нурлы вә күркәм бәйрәм якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Чалган корбаннарыбызны кабул итсен”, - диде ул. 

Бәйрәм өчен хәстәрләп куелган кечкенә сәхнәдән чыгышлар ясалды. Балалар шигырь, аять-сүрәләр сөйләп, мөслимә ханымнар тарафыннан әзерләнгән уен-викториналарда катнаштылар. 

Өйлә намазына хәтле мөнәҗәтләр тыңлап, җыелган кунаклар рәхәтләнеп күңел ачтылар, рухи байлык өстәделәр. 

Дини бәйрәмнәрне шундый рәвештә балалар өчен дә үткәрү Ульяновск өлкәсендә күркәм бер гадәткә кереп китте. Бәйрәмдә татар балалары гына түгел, башка милләт hәм дин вәкилләре дә яратып катнаша башлады. Ульяновск өлкәсендә игьлан ителгән "Милли бердәмлек елы" уңаеннан мондый чараларның үтүендә киләчәк буын өчен мөhим файда бар. Шулай күп милләтле җирлекләрдә торып, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, яшьләрдә толерантлык хисләре ныгый, бердәмлек hәм дуслык арта. 

Аллаhы Тәгалә hәммәбезгә киләчәктә кардәшлек мөнәсәбәтләрендә яшәп, илебезгә тынычлык, бәрәкәт насыйп итсен, чалган корбаннарыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылсын!

Азат хәзрәт,

Кәшә авылыннан "Асафия" мәчете имам-хатыйбы.

Чынлы районы.