Мәүлет Саюков иҗатыннан

Туган тел

Ата-ана бүген каршы
Татарча укытуга.
Кемгә  кирәк  татар  теле,
Дигән булып чаң суга.

Нинди бай татар телебез,
Унсигез телгә ачкыч.
Күк белән сөйләшергә дә
Телебез безнең ачык.

Газиз ана телебездән
Нигә колак кагарга,
Нинди акыл кирәк булган
Телгә йозак тагарга.

Иң матур  телле халык без,
Иң саллы телле татар.
Бернинди телдә булмаган
Халкыбызның моңы бар.

Телне саклау - безнең бурыч,
Каршы түгел хөкумәт тә.
Әгәр телне сакламасак,
Гөнаһ безгә җәннәт тә.

Бер шагыйрәнең  мәхәббәт турындагы
             шигыренә  карата

Шигырьләрең - сәйләнә,
Укып башың әйләнә.

Бай фикерле, саллылар,
Канга сеңеп калдылар.

Мәхәббәтең, билгеле,
Байкал күле шикелле.

Чиста - үтә күренә,
Һаман үргә үрелә.

Синдә бар ул мәхәббәт,
Син яшәт үзен, яшәт.

Шәфикъ  Иматдиновка

Шагыйрьләрнең күпчелеге
Мәхәббәткә рәхмәтле.
Бары тик Шәфикъның гына
“Газаплы мәхәбәт”е.

Кайдан тәнгә дәрман таба,
Ничек сөеп өлгерә.
Язган бөтен китаплары
Мәхәббәткә мәдхия.

Кайсы китабын алсаң да,
Бир дисең, Раббым , мәдәт,
Кереш сүзендә дә аның
Шыгрым  тулы мәхәббәт.

Кулга алып укып булмый
Бернинди китабын  да.
Алсаң исә, мәхәббәтнең
Буласың  кочагында.

Зинһар, Шәфикъ, сакын йөре
Мәхәббәт юлларында.
Бик күпләре куырылды
Ул тәмуг утларында.

Мәхәббәт уты бик яман,
Аннан котылу  авыр.
Шуңа  да  мәхәббәт белән
Булырга  кирәк сабыр

Мин  сиңа саулык телимен,
Таза, сау бул бигрәк.
Чөнки саулык иҗатыңны
Дәвам итәргә кирәк.

Юнушев  Я.У.ка.
Авылыбызда чын егетләр,
Күрәсең, бетмәгән ич.
Шуларның берсе, әлбәттә,
Яхъя Усманович.

Ул эштә яшен яшьнәтә,
Тормышта - терекөмеш.
Районга төрле яктан да
Үзеннән кертә өлеш.

Гомердә булмаган эшләр
Торгызды җәмгыятьтә.
Яшьләр һөнәрле булсын, дип
Ачты ул көллият  тә.

Көллиятендә корычтай
Туплады шәп коллектив.
Педагоглар  дәрәҗәле,
Ботенесе дә  актив.

Ишектән керү белән үк
Күренә  монда тәртип.
Кабул итү  бүлмәсендә
Утыра сылу  сәркатип.

Көллият бетергән яшьләр
Һәммәсе хаклы, эштә.
Эш белән янып яшиләр,
Берсендә бер юк шелтә.

Билгеле, Яхъя Усманыч,
Коллективка зур үрнәк.
Нәкъ  менә үрнәк булганга,
Коллектив яши күмәк.

Гелсинә Ханәфинең “Өмет”газетасында басылып чыккан
              “Упкын” хикәясе  буенча язылган шигырь


      Күңелемдә бәйрәм тоям,
      Сорама,  ничөн,  диеп.
       Хикәяңне укып чыктым,
       Талантыңа баш  иеп.

      Мин сиңа еллар  буена
      Кош кебек  сайрап  килдем.
      Син, матуркай, тел бистәсе,
      Проза белән яз, дидем.

      Хикмәтле  әсәр яздың бит,
      Шаккатарлык  вакыйга.
      Күңелләргә сеңеп  калып,
      Китәр  әле  бакыйга.

Шагыйрә  бүлмәсе
Сирин чәчәкләре аңкый
Өстәлне челләсенә.
Шуңамы,  карап  туялмыйм
Шагыйрә бүлмәсенә.

Бөтен  җирдә  тәртип, пакьлек,
Күңелемдә сәйфия.
Күрәм  китап  киштәсендә
“Авылыма  мәдхия”.

Өстәл артында  шәп  көрси,
Ап-ак коргычлар таккан.
Әллә  Ростопчинадамы
Шундый  бүлмәдә  язган?

Чәй  тәлинкәсе
И, тәлинкәм, өстәл  күркем,
Шифалы, тәмле чәйле.
Син  борыннан  татарларның
Йолаларына бәйле.

Син  һәрчак өстәл  өстендә,
Син үзең  бер  зур  кунак.
Аромат  чәйләр  тутырып,
Утырасың  ялтырап.

Һаммәсе сине хөрмәтли,
Патшасы булсын, шахы.
Һич беркем  кулдан төшерми,
Әйтерсең, йөзек  кашы.

Юкка  гына  халык әйтми,
Барлыкка  юк,  дип,  тарлык.
Синдә чәйләр  генә түгел,
Синдә  сый-хөрмәт, барлык.

Хатыныма
Алтмыш ике тулды канатыма,
Алма  кебек  ике  балабыз.
Кырык ел  тормыш  сукмагыннан
Икәү  бергә  атлап барабыз.

Вакыт  яңгырлары  юа, имеш,
Мәхәббәтнең саф, татлы хисен.
Безнең  мәхәббәтләр  әле һаман,
Үлеп яраталар  бер-берсен.

Ышанмыйлар  дошман  сүзләренә,
Колаклары ябык  гайбәткә.
Шуңа  күрә  кушылганны  бирле
Яшәп ятабыз  күк  җәннәттә.

...гә
Нәрсә  әйтим  бу  чибәргә,  иптәшләр, мин...
Телем  кибә  аның  белән  сөйләшсәм  мин.
Әйтер сүзем  кысылып  кала кече телдә,
Моның  кебек бармы  икән туган илдә.

Буе  зифа, акылы зирәк - “кыз солтаны”.
Юк, ялгышам, валлаһидыр, җир чулпаны.
Сүзе  татлы, күзе серле, ирене кәүсәр,
Оҗмахта  мин дияр идең үпсәң  әгәр.

Бу хатынны җир йөзенә кем  иңдергән,
Нинди изге догасына тош китергән?
Чәчәк  кебек  тирә-юньгә ямь  китереп,
Нинди егет кочагында яши эреп.

Рифкать Хисмәт юбилеена
    багышлап
Рифкать  Хисмәт - трибун шагыйрь,
Ул - Советлар чорыннан.
Аксакал дәрәҗәсендә,
“Последний из могикан”.

Кичәме, бәйрәм булсынмы,
Ул били һаман менбәр*.
Мәйдан тулы халык белән,
Әйтерсең, монда мәхшәр.

Шагыйрь шигырьәрен укый...
Шигырьләре шаукымлы.
Һичшиксез, мизгел эчендә
Яулап ала халкыңны.

Без аны тыңлап үскәннәр,
Бәхетле шәкертләре.
Һаман колакта яңгырый
Укыган шигырьләре.

Язмышын үзе ясаган,
Үз тырышлыгы белән.
Менә хәзер атлап килә
“Үз сукмагы” йөзеннән.

Менбәр - трибуна

Татар Сайманы авылы.