Әтиебез безгә бәхет бүләк итә

Әти-әниләребез – hәркайсыбыз өчен дә иң кадерле кешеләр. Яраткан әтиебез Наил Мәхмуд улы Белоусов - безнең өчен иң якын, иң газиз, иң хөрмәтле кеше ул.

Вакыт сиздерми генә үтә дә китә икән. Көннәрдән - айлар, айлардан еллар барлыкка килә, hәм менә күз ачып йомганчы 65 ел узып, безнең әтиебез юбилеен билгеләп үтә! Ул 1954 елның 19 августында Зөя Башы эшчеләр бистәсендә туа. Гаиләдә ул өченче бала булып дөньяга аваз сала, абыйсы белән апасы аның өчен бөтен яктан да үрнәк булалар. Әнисе – Хезмәт ветераны Ркия Али кызы Белоусова аңарда хезмәтне ярату, кешеләрне хөрмәт итү, тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы суза белү кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. “Башкаларның яхшы якларын күрү - кешенең иң күркәм сыйфаты менә шул инде”,- ди халык гыйбарәсе, әтиебезгә әлегә сыйфат ата-анасы тарафыннан иңдерелгән. Мәктәпне тәмамлап, 1969 елда ул “Алга” хуҗалыгында тракторист-машинист булып эшли башлый, ә 1973тә армиягә алалар, өч ел дәвамында Хәрби-Диңгез флотында (Төньяк флоты hәм Североморск) подводник сыйфатында хезмәт итә. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, “Алга”да эшләвен дәвам итә hәм берүк вакытта Рязаново авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1983 елда әниебез белән гаилә корып җибәрәләр. Механик дипломына ия белгечне бригадир итеп куялар. “Алга” хуҗалыгын үзгәртеп коргач, әтиебез озак еллар АЗСта оператор хезмәтен башкарды hәм пенсиягә дә шуннан чыкты.

         Әтиебез мәчеткә йөрергә дә мөмкинлек тапты, халык арасында актив дини эшчәнлек алып барды, мәхәлләгә документларны дөрес итеп тутырырга бик нык ярдәм итә иде. Аннары югары дини уку йортын уңышлы гына тәмамлады. Ә 2011 елда әтиебезне Зөя Башы бистәсенең 1 нче мәхәлләсе мөселман дини оешмасының имамы итеп сайладылар.

         Без - кызлары туган көнебездән бирле әти-әниебезнең игътибарын hәм мәхәббәтен тоеп яшибез. Әтиебез безнең өчен hәрвакыт hәм бөтен яктан да үрнәк булды. Аның зәңгәр күзләрендә hәрчак нур балкый - ул ниндидер яңалыкка, яхшылыкка омтыла, тормышны уңай якка үзгәртергә тырыша. Газиз кешебез белән утырып сөйләшәсе генә килеп тора. Ул кешенең шатлыгын да, борчуларын да уртаклашырга, яхшы, ягымлы сүзен әйтергә, кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә hәрвакытта да әзер.

         Хезмәт сөючәнлек, hәрвакыт алга барырга омтылу hәм шөкрана кылып яшәү аңа тормыш юлында зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирде. Безнең әтиебез – гаҗәеп дәрәҗәдә көчле, нык ихтыярлы, киләчәккә өмет-ышаныч белән караучы hәм hәрнәрсәгә дә чын ихластан сөенә белүче кеше. Шуңа күрә ул теләcә кем белән тиз арада уртак тел таба. Безне дә нәкъ шундый булырга өйрәтә.

         Хәзер аның өч оныгы - Илнур, Артур белән Әмир үсеп киләләр инде. Ул аларны hәрвакыт шатланып каршы ала, дәвамнарына кичләрен мавыктыргыч, гыйбрәтле әкиятләр сөйли, урамда йөртә  hәм үзе белән бергә мәчеткә намазга алып бара. Мәчеттә ул балалар белән дәресләр үткәрә, аларга төрле догалар өйрәтә. Әтиебез – гаҗәеп кунакчыл hәм киң күңелле кеше, ул hәр кешене  колач җәеп, елмаеп каршы ала. Иң мөhиме – кешеләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Без әтиебез hәм бабабыз белән чиксез горурланабыз! Ул безнең өчен бар яктан да үрнәк!

         Кызлары Әлфия hәм Луиза.