Оедым мин ошбу имамга

Мәләкәс районы Атнагыл авылы мәчете имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Хабибрахимовка тиздән 80 яшь тула.

    Сиксән ел гомер кеше өчен азмы, күпме соң ул?! Кеше гомере санаулы, без җирдә фәкать кунакта гына, барысы да Аллаhы Тәгаләдән сынау өчен бирелә.

    Бер мең ел яшәгән әүлиядан, син гомереңнең узганын сиздеңме, дип сораганнар. Бер ишектән кереп, икенче ишектән чыккан кебек кенә булды, дигән ул. Шулай булгач, гадәти кешеләр турында нәрсә әйтергә мөмкин инде? Әйе, Аллаhы Тәгалә бөтен кешегә дә озын гомер бирми шул, Ул фәкать яраткан колларына гына гомерләрен изгелектә үткәрсеннәр өчен озак еллар яшәргә насыйп итә.

    Атнагыл авылы имам-хатыйбы Рафик хәзрәткә дә озын гомер юкка гына бирелмәгән. Ул үзенең тормыш юлында башкалардан артта да калмады, узып та китмәде. Яраткан тормыш иптәше Тәнзилә апа белән тигезлектә яшиләр, матур итеп балалар үстерделәр, хәзер инде оныкларын тәрбиялиләр.

    Имам вазыйфасы - бик тә җаваплы эш. Бу хезмәтне ул бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, җиренә җиткереп башкара. Олы яшьтә булуына да карамастан, егетләр кебек йөгереп йөри, аңа үз яшен бирмәссең дә.

    Рафик хәзрәт авылда ислам дине кануннарын - яңа туган балага исем кушу, яшьләргә никах уку hәм мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын бик тә төгәл итеп үти. Мәчеттә hәрвакыт чисталык hәм пөхтәлек, тәртип булуы да соклану тудыра. Ул яшь буынга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсен игътибар үзәгендә тота. Хәзрәт мәчет янәшәсендә мәдрәсә төзетү чарасын күрде. Әнә, борынгылар, мәчеттә гыйбадәт кылучылар булсын өчен иң әүвәл яшьләрне мәдрәсәдә укытырга кирәк, дип бик тә дөрес әйткәннәр. Хәзер шушы мәдрәсә карамагында hәр елны җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли, анда балалар динислам нигезләре белән танышалар. Имамның ярдәмчеләре Нияз Наил улы белән Җәмилә Туктаргали кызы 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге сабыйларны гарәп графикасы нигезендә укырга hәм язарга өйрәтәләр, шәригать кануннарына төшендерәләр. Ә октябрь аеннан майга хәтле олылар өчен ял көннәрендә дини укулар алып барыла. Апа-абыйларыбыз мәчеткә йөреп намаз hәм Коръән укырга өйрәнәләр. Әлеге мөhим эштә дә имам буларак Рафик хәзрәтнең роле, оештыру hәм җитәкчелек итү осталыгы әйтеп бетергесез зур.

    Рафик хәзрәт киләчәктә тирә-юньдәге авыллардан шәкертләрне Атнагыл мәдрәсәсенә махсус транспорт белән  йөртеп укытырга ниятли. Аллаhы Тәгалә исәнлек бирсә, шушы эшне башкарып чыгарга исәбем бар, ди ул.

    Кеше картаямы соң ул? Олыгайса да, чәчләре агарса да, аның күңеле hәрвакыт яшь булып кала, шуңа күрә ул матур итеп яшәп, кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр эшләргә, үзеннән соң бу дөньяда якты эз, яхшы сүзләр, ягъни рухи мирас калдырырга омтыла.

    Рафик хәзрәткә исәнлек-саулык, иман ныклыгы, авыр, әмма мактаулы хезмәтендә уңышлар юлдаш булуын телибез. Аңа яшәү дәверендә кылган изгелекләренең әҗер-савабына ике дөньяда да ирешергә насыйп итсен.

    Лилия АБДУЛЛОВА,

    Димитровград шәhәре Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе.