Ертуган авылы тарихын язабыз

Агымдагы елның март аенда татар краеведларының өлкә cоветы инициативасы буенча Иске Майна районы Ертуган авылында җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу үткәрелгән иде. Анда авылның тарихын бергәләп язу турында карар кабул ителде.

    Башка авыллар кебек үк, Ертуган да шушы җирдә туып үсеп hәм гомере буе җирле колхозда хезмәт итеп яки илебезнең төрле шәhәрләрендә яшәп зур уңышларга ирешкән якташлары белән тирә-юньдә дан тота. Тормыш юлында үрләр яуламыйча hәм авылның исеменә тап төшермичә, үз көчләре белән матур гына гомер итүче кешеләр дә бик күп биредә.

    Ярты ел эчендә без зур эш башкарырга - авыл тарихының шактый өлешен язарга өлгердек. Мәсәлән, Наилә Гизятуллова Сафиуллиннар hәм Арисметовлар гаиләләренең тормыш-көнкүреше турында материал туплап китерде. Ә Чардаклы район үзәгендә яшәүче Наилә Хакимова (Туктабиева) үзенең бабасы - авыл мәктәбе укытучысы Мизбах Туктабиев hәм аның балалары Рафаэль, Архимед, Назифәнең тормыш, хезмәт юлы турында мәгълүматлар, шулай ук фоторәсемнәр әзерләп тапшырды. Ул безгә бик тә кыйммәтле документ - Кандалый нәселенең шәҗәрәсен – нәсел агачын да китереп бирде. Бу нәселнең тирән тамырлары Ертуган авылына нигез салу чорына барып тоташа икән.

    Ертуганда туып үсеп, Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннары озак еллар Кече Кандал hәм Ертуган авылларында совет hәм хуҗалык органнарында хезмәт иткән, мәчет төзү эшләрендә актив булган hәм мулла вазыйфасын башкарган  Гариф Ахмәров турында оныгы язып җибәрде.

    Венера Камальдинова да зур hәм мавыктыргыч язма тәкъдим итте. Ул үзенең туганнары – игенчеләр белән таныштыра. Утызынчы елларда аларның берсенә «кулак» дигән ярлык тагыла hәм сөргенгә озатыла, соңыннан ул закон нигезендә реабилитацияләнә, ягъни аклана. Бу нәселнең барлык ир-егетләре дә Бөек Ватан сугышы елларында Туган илне саклыйлар, hәммәсе дә колхоз производствосында, завод hәм фабрикаларда тырышып хезмәт итәләр.

    Классташым hәм пединститутның физика-математика факультеты буенча курсташым Солтан Сөләйман улы Богатовны аерым билгеләп үтәсем килә. Ул гомере буе Бряндино станциясендә мәктәп директоры булып эшләде. Ертуганда туып үскән кеше буларак, китапны әзерләүдә аның өлеше бәяләп бетергесез. Зур тырышлык куеп авыл турында тарихи белешмә язды. Ул авылдашларын яхшы белгәнгә күрә, кайберләренә берничe тапкыр шалтыратып, гаиләләренең тарихын язып җибәрүне үтенеп сорый. Әгәр тырышсагыз, матур итеп язасыз бит инде, бу эш киләчәк буыннар, үзегезнең онык-оныкчыкларыгыз өчен кирәк, дип канатландырып җибәрә. Якташлары аның гозерен беркайчан да кире какмыйлар.

    Кызганычка каршы, танылган краеведыбыз Фаил Нургали улы Габунов күптән түгел безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Ул Ертуганда, әтисе «Тракторстрой» колхозы рәисе булып эшләгән вакытта туа. Ә Нургали ага фронттан яраланып кайтып, монда килеп урнашкан була. Фаил Нургали улы «Кызылсулылар Ертуганда» («Татурайкинцы в Ертуганово») дип аталган бай эчтәлекле мәкалә язып калдырды. Анда ул сугыш чорында авылның башлангыч мәктәбе мөдире булып эшләгән Наҗия Мизбах кызы Хисамутдинованың (Галимова), парторг, мәктәп директоры hәм мәчет имам-хатыйбы Исхак Солтан улы Гельметдиновның, шулай ук Ертуган колхозы рәисләре Нургали Адиулла улы Габуновның, Исхак Галләм улы Шигапов белән Җәмил Миннәхмәт улы Салаховның, шушы авылда туып үсеп, Иске Майна «Сельхозтехника»сына җитәкчелек иткән Фәрид Камалетдин улы Шарафутдиновның, укытучы Руфия Габдрахман кызы Валиуллованың тормыш hәм хезмәт юлын оста яктырта. Бу мәкалә аның соңгы иҗат җимеше иде. Бер атнадан соң ул вафат булды.

    Шулай ук Фахретдиновлар, Хуҗа Сөләйман улы Богатов, Мухаметовлар, Сингатулловлар, Мингачевлар, Рамазановлар hәм Фатхутдиновлар гаиләләре дә үзләренең язмаларын тапшырдылар. Без Флера Мөбарәк кызы Габбазованың, Сания Зиннәт кызы Ахмедуллованың, Рафаэль Мингали улы Хузеевның, Сәетгәрәй Сахабутдинов белән Габдрахман Фәсах улы Гиматовның истәлекләре язылган материалларны алдык. Нурия Исхак кызы Сулейманова да шактый гына мәгълүматлар әзерләп бирде. Әминә Ибраhимова үзенең әтисе Муртаза Гиляч улы Фатхутдинов турында язып китерде. Ә бөтен гомерен милли мәгарифкә багышлаган мәрхүмә Наҗия Сингат кызы Нурмухаметова хакында килене Зөлфия Латыпова язды. Казан авиация институтын тәмамлаган Рөстәм Миннәхмәт улы Галимов үзенең истәлекләрен Мәскәү шәhәреннән юллады. С.С.Хасәновның колхозда гараж коллективы hәм, гомумән, механизаторлар турында истәлекләрен Р.Х.Мифтахутдинов язып алган. Ә Мингали hәм Нурия Сулеймановлар турында язманы без 2011 елда чыккан «Губерна крестьян газетасы»нда таптык. Колхоз, мәктәп, авыл тормышы турында мәкаләне Исхак Солтан улы Гельметдинов әзерләде. Самара өлкә архивы, Казанның Тел hәм әдәбият институты белгечләре, Мәскәүдә яшәүче ветеран Әхмәт Галимов та материаллар әзерләп җибәрергә ышандыралар.

    Китапта шулай ук сугышта катнашучылар hәм Җиңү белән кайткан солдатлар, сугыш чоры балалары, хәзер авылда яшәүчеләр исемлеге дә басылып чыгачак.

    Ертуган авылы белән ничек тә булса бәйле кешеләр шуңа игътибар итсеннәр иде. Без теләсә нинди мәгълүмат, ягъни информация бирүчегә дә шатланабыз. Һәр гаилә - авыл тарихының бер өлеше. Авылның, үз нәселеңнең hәм фамилияңнең тарихын белү - акылы булган, фикерли алган hәрбер кешенең изге бурычы. Шуңа да без сездән истәлекләр, фоторәсемнәр, бүләкләү документларының күчермәләрен hәм башка материалларны көтеп калабыз.

    Китапның редакторы hәм төзүчесе буларак, мин бер язманы да кире какмыйм, фактларны, даталарны hәм фамилияләрне үзгәртмим. Язмаларның бары тик грамматик, орфографик hәм стилистик хаталары гына төзәтелә. Материалларны безнең электрон адреска җибәрүегезне үтенеп сорыйм: uоtnka@mail.ru. Белешмэлэр өчен телефон: 41-01-24.

    Рифгать АХМЕДУЛЛОВ,

    Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины,

татар краеведларының өлкә советы рәисе.