Фидакарь хезмәт герое

Ульяновск шәhәрендә гомер итүче 94 яшьлек Нурдидә Кияметдин кызы Гарифулина 1973 елда Социалистик Хезмәт Герое дигән дәрәҗәле вә мактаулы исемгә лаек була. Тырыш, уңган татар хатынына дәүләт бүләген Ленин Мемориалы сәхнәсендә өлкә партия комитетының беренче секретаре Анатолий Скочилов шәхсән үзе тапшыра.

    Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртүче Нурдидә Кияметдин кызы Гарифулина 1925 елның 21 мартында Самара губернасының Мәләкәс өязе (хәзер Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы) Yрән авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яше тулгач, мәктәпкә йөреп башлангыч белем ала. Әнисенең бертуганы Шәрип абый колхоз рәисе булып эшләсә дә, әтисе Кияметдин ага күмәк хуҗалыкка керми hәм авылда үз көче белән яшәвен дәвам итә. 1936 елда ул гаиләсе белән совхозга (бүген Октябрьский бистәсе дип атала) күченеп китә. Аларга беркүпме вакыт шалашта торырга туры килә, ачлыктан интегеп, тәмам шешенеп бетәләр. Әти-әнисенә бераз җиңелрәк булсын өчен 11 яшьлек Нурдидә фермага дуңгызлар караучы булып урнаша. Көче җитеп бетмәсә дә, олылардан бер дә калышмыйча эшли. Ә әтисе алты пар атын җигеп, Архангельское янындагы урманнан көн саен агач ташый hәм үз тырышлыгы белән барак төзи. Yзләре кебек мохтаҗ дүрт гаилә белән бергә шунда көн күрәләр.

    1941 елда 16 яше яңа гына тулган Нурдидә күршедә яшәүче Зиннәтулла исемле егеткә кияүгә китә. Егет бик тә тырыш hәм уңган булып чыга. Өенә дә кайтып кермичә, тракторы белән кырда көне-төне җир сөрә. Алыштыргысыз тракторчы булуы аркасында аны башта бронь буенча фронтка да алмыйлар. Аннары Зиннәтулла трактор рычагын автоматка алыштырып hәм өзелеп яраткан чибәр Нурдидәсен калдырып, сугышка китә. Курку белмәс, тәвәккәл солдат фашистларга каршы көрәштә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Кызганычка каршы, фронттан ул каты яраланып кайта. Тынгысыз йөрәкле гаилә башлыгы өендә бер көн дә эшсез утырмый - совхозда тир түгүен дәвам итә. Әмма фронтта алган тирән яра үзен hәрдаим белдереп, борчып тора hәм гангренага китеп, врачлар аягын кисәргә мәҗбүр булалар.

    Сугыштан соңгы нужалы елларда Зиннәтулла hәм Нурдидә Гарифулиннар Майна районының Анненково авылына, терлекчелек буенча тәҗрибә станциясенә барып урнашалар. Гаилә башлыгы машинист-электрик булып эшли, ә бернинди авырлыктан да курыкмаучы, уңган Нурдидә башта фермада дуңгызлар карый, аннары сыерлар сава. Егерме сөтлебикәне көненә өч тапкыр кул белән сауса да, бер дә зарланмый, уфтанмый. Яраткан эшенә иртә таңнан шатланып hәм ашкынып бара. Ул hәр фуражлы сыердан елына 7 мең килограмм сөт савып алып, чын мәгънәсендә, рекорд куя. Булдыклы татар хатынының эш ысулларын өйрәнергә башка районнардан hәм өлкәләрдән делегацияләр килә. Бай тәҗрибәсе белән уртаклашу максаты белән ул үзе дә берничe тапкыр башкалабыз Мәскәүгә hәм хәтта чит илгә - Германиягe бара.

    Кем әйтмешли, хезмәтенә күрә - хөрмәте. Нурдидә Кияметдин кызы 1967 елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медале белән бүләкләнә. Ә 1971 елның августында аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тантаналы рәвештә тапшырыла. 1973 елның 9 сентябрендә Нурдидә Гарифулинага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирү hәм аңа Ленин ордены белән «Урак hәм чүкеч» алтын медален тапшыру турында СССР Верховный Советы Президиумының Указы газеталарда басылып чыга. Фидакарь, үз-үзен аямыйча эшләүче милләттәшебезнең Бөтенсоюз социалистик ярышында казанган зур уңышлары hәм 1972-1973 елларның кышкы чорында терлекчелек продукциясен җитештерү буенча йөкләмәсен үрнәкле итеп үтәве ил хөкүмәте тарафыннан әнә шулай югары бәяләнә. Тырыш хезмәт иясенә дәүләт бүләген Ленин Мемориалы сәхнәсендә партиянең Ульяновск обкомы беренче секретаре Анатолий Скочилов шәхсән үзе тапшыра. Нурдидә апаның гаилә архивында шулай ук ВДНХның көмеш медале белән ВЛКСМ Yзәк Комитетының «Трудовая доблесть» билгесе, күп санлы Мактау грамоталары hәм Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр дә олы ядкарь булып саклана.

    - Сөт сыерның телендә бит. Әгәр аны яхшы ашатсаң, алдына фуражны күбрәк салсаң, сөтне мул итеп бирә. Мин менә шул рәвешле эшләп югары күрсәткечләргә ирештем. Әлхәмдүлилләhи шөкер, җитәкчеләр үземне бик тә олыладылар инде, рәхмәт үзләренә. Путевка буенча санаторий-курортларга да еш җибәрделәр. Хәзер пенсияне күп итеп алам, бала-оныкларыма өлеш чыгарам, үземә дә җитәрлек кала,- ди Нурдидә апа.

    Зиннәтулла абый белән Нурдидә апа дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Фәйрүзә сатучы hөнәрен сайлаган, уллары Шәрибҗан гомере буе төзүче булып эшләгән, ә игезәкләр Рауза белән Разыя китапханәче hәм фармацевт профессиясен үз иткәннәр. Хәзер Гарифулиннарның җиде оныклары hәм дистәдән артык оныкчыклары да бар инде.

    - Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узган Зиннәтуллам бик иртә, 41 яшендә үлде. Сугышның төзәлмәс яралары мәңгелеккә алып китте мескенкәйне. 38 яшемдә тол калып, дүрт баламны аякка бастырдым, барысына да белем бирдем. Укырга, чын кеше булырга тырышыгыз, балакайлар, дип әйтә идем үзләренә. Шөкер, сүземне тыңладылар, беркайчан да битемә кызыллык китермәделәр. Сабыр холыклы каенанама рәхмәтем әйтеп бетергесез. Ул үз әниемнән дә яхшырак иде бит. Алар йортына килен булып төшкән беренче көннән үк мине үз итте, җылы канаты астына сыендырып, күп нәрсәгә өйрәтте. Ирем үлгәч, өйдәге бөтен нужаны диярлек үз өстенә алды, балаларымны үстерергә булышты. Дүрт ел элек зур кайгы-хәсрәт кичердем бит әле – Фәйрүзә кызым мәңгелек йортыбызга күчеп китте. Күкрәк сөте имезеп үстергән газиз балаңны үз кулларың белән җир куенына илтеп куюы ана кеше өчен бик тә авыр икән,- ди күпне күргән, күпне кичергән Нурдидә апа, ачы күз яшьләрен сөртеп.      

    Бүген Нурдидә Кияметдин кызы Ульяновск шәhәрендә, фронтовикның тол хатыны буларак дәүләт сертификаты буенча алган ике бүлмәле фатирында яши. Гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, мәрхәмәтле, кунакчыл, ачык йөзле кызы Разыя апа аңа олы кадер-хөрмәт күрсәтә. Ак әби күптән түгел генә Анненковода, улы Шәрибҗан белән кызы Рауза янында бер ай кунакта булып кайткан. Туган авылы Yрәнгә дә ел саен кайтырга тырыша. Әти-әнисе белән туганнарының каберләрен зиярәт кылып, догалар укып hәм сәдакаларын биреп килә.

    Нурдидә апа инде 94 яшендә булуына да карамастан, тормыш хәлләре, илдәге вакыйгалар белән кызыксынып яши. Хәтеренең яхшы булуына хәйран калырлык. Телевизордан «ТНВ»ны hәм Гордон алып барган тапшыруны яратып карый. Ул аш-суга уңган кызы Разыя әзерләгән бөтен ризыкларны да теләп ашый, ә шулай да, сарык итен, токмачны hәм таба ашларын аеруча үз итә.

    - Әнием 98 яшенә кадәр яшәде hәм үз акылында булып, аягында йөреп бакыйлыкка күчте. Мин аңа охшаганмын, мөгаен. Аллаhы Тәгалә насыйп итсә, киләсе елда 95 яшьлек юбилеемны бергәләп билгеләп үтәрбез әле, чакырганны көтеп тормагыз, килегез,- диде Нурдидә апа, бәхетле елмаеп.

    Бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә багышлап, олы хөрмәт hәм ихтирам казанган, бүген башына ак яулыгын бәйләп hәм күкрәгенә күп санлы орден-медальләрен тагып, түр башында якты кояш сыман балкып утыручы Нурдидә апаның  бәхетле, тыныч картлыгына сокланып туймаслык. Ул булганына шөкрана кылып, иртәгeсе көннең тагын да матуррак килүенә өметләнеп яши.

    Исхак ХӘЛИМОВ.