«Тормыш кичерергә өйрәтте»

Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туып үскән, хәзер Самара шәhәрендә яшәп иҗат итүче милли җанлы, иманлы язучы hәм шагыйрә Наилә Хөсәенованың әнә шундый исемле китабы дөнья күрде. Каләм иясе аны 60 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан бастырган.

    320 биттән торган җыентык Әбдрәшитовлар hәм Хөсәеновлар гаиләләренең шәҗәрәләре – нәсел агачлары белән ачыла. Ә кереш сүзне танылган журналист Шамил Баhаутдин язган. Нәзем иясе, ягъни шәригатьне шигырь формасында бирә белүче Наиләбез, ди ул, горурлык хисе кичереп. Чынлап та, Наилә ханым шигырьләрендә туган туфракка олуг мәхәббәт, ата-ананы хөрмәтләү hәм кадерләү, хезмәт кешесен данлау, динебез Исламны байрак итү темасы төп урынны били. Ә проза әсәрләрендә ул тормышта булган гыйбрәтле хәлләрне тасвирлап, укучыга яшәешенe төзәтмә кертергә этәргеч бирә. «Сандык өстендә үлгән ана», «Тары коймагын бозау ашады», «Картлыгында мунчада яшәде», «Эчемдәге шайтанны Ураза аенда гына чыгара алдым», «Җен-пәриләрдән тик «Аятел Көрси» генә саклый» дип аталган хикәяләре беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Мин hәрвакытта да милләтебезнең киләчәк язмышы турында борчылып язам, ә төп максатым - татар халкының үзаңын уяту, милләтне эреп юкка чыгудан саклап калу, ди Наилә ханым.

    Сокланырлык hәм горурланырлык: Наилә Хөсәенованы туган ягы Иске Кулаткы районында бик тә хөрмәт итәләр, күпкырлы иҗатын яраталар, югары бәялиләр. Әнә, яңа гына табадан төшкән китабын тәкъдим итү чарасын зурдан кубып үткәргәннәр. 1 май көнне әлеге җыентык Иске Мостяк урта мәктәбенең 40 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә тәкъдим ителгән. Ә 9 майда Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантанада Наилә ханым сугыш heм хезмәт ветераннарының, тол хатыннар hәм cугыш чоры балаларының ачы язмышы турында шигырьләрен яңгыраткан. Китапханәче Рита Ишниязова, якташлары исеменнән олы хөрмәт белдереп hәм рәхмәт әйтеп, Наилә Хөсәеновага «Иске Мостяк авылының мәшhүр татары» таныклыгын тапшырган. Туган җиремдә кирәкле булуымны сизеп, халкыма хезмәт итүемә кинәнеп, горурланып яшим, ди талантлы каләм иясе, бәхетле елмаеп.