Курку белмәс десантчы

Һава-десант гаскәрләре көне алдыннан Димитровградның туган якны өйрәнү музеенда «Бездән башка беркем дә» («Никто кроме нас») дип аталган күргәзмә ачылды. Анда десантчы Румил Мәсхут улы Калимулловның армиядә төшкән фотосурәтләре, альбомы, грамоталары hәм бүләкләре, шул исәптән «За боевые заслуги» медале, чокып язылган исемле командир сәгате урын алган иде.

    Илебезнең hава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Румил Мәсхут улы Калимуллов 1962 елның 15 ноябрендә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында туа. 1968 елда аларның гаиләсе Н.К.Крупская исемендәге зерно-совхозга күченеп китә. Рязаново совхоз-техникумын «Авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, Румилне Совет Армиясе сафларына алалар.  Балтыйк буенда, Литвада урнашкан уку-укыту үзәгендә механик-машина йөртүче hөнәрен үзләштергәч, Псков шәhәренә, дивизион разведка ротасына юнәлтәләр.

    Румил Мәсхут улына десантчы буларак хөкүмәтнең төрле күрсәтмәләрен үтәргә, шәхси состав белән техниканы парашюттан ташлау сынауларында катнашырга туры килә. 1983 елның июнь аенда солдатлар утырган хәрби машинаны беренче тапкыр самолеттан җиргә ташлыйлар. Әлеге десантның төп максаты техниканы эзләү өчен билгеләнгән вакытны сизелерлек дәрәҗәдә киметүдән гыйбарәт була. Шушы ташлау вакытында техниканы десантлау өчен махсус эшләнгән яңа биш куполлы парашютны да сынап карыйлар. Ә десантчылар өчен машина эчендә бары тик космонавтлар гына файдаланган «Казбек» креслосы куелган була. Бу десантчыларны үзара «кентаврлар» дип атаганнар. Әлеге заданиене үрнәкле итеп үтәгән өчен СССР оборона министры Д.Ф.Устинов барлык десантчыларны да чокып язылган командир сәгатьләре белән бүләкли. Кыйммәтле бүләк алучылар арасында курку белмәс, тәвәккәл татар егете Румил Калимуллов та була. Соңрак, 1984 елның 23 февралендә якташыбыз шул ук хәрби операция өчен хөкүмәт бүләгенә - «За боевые заслуги» медаленә лаек табыла, аны дивизия командиры генерал Г.И.Шпак шәхсән үзе тапшыра.

    Армиядән соң Румил Мәсхут улы Димитровград шәhәренең 16 нчы санлы янгын частенда тырышып hәм намуслы хезмәт итә. Ул Мәскәү шәhәренең янгыннан саклану академиясендә читтән торып укырга да мөмкинлек таба. Ә хезмәтен НИИАР объектларын саклау буенча 87 нче санлы ФПСта эчке хезмәт майоры званиесендә тәмамлый.

    Милләттәшебезнең хәрби хезмәт юлына багышланган бай эчтәлекле күргәзмә белән Димитровград шәhәренең 2 нче санлы урта мәктәбе карамагындагы җәйге сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар бик тә теләп таныштылар. Румил Мәсхут улы аларны кызыксындырган барлык сорауларга да төпле җаваплар бирде hәм малайларга десантчы hөнәрен сайларга киңәш итте. Крайны өйрәнү музее җитәкчелеге яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуы өчен танылган десантчыга олы рәхмәтен белдерe.