Иске Кулаткы районында Ганеев укулары узачак

Губернатор Сергей Морозов Иске Кулаткы районына эш сәфәре вакытында шушы муниципаль берәмлекнең социаль-экономик hәм милли-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән Эдуард Ганеевның исемен мәңгеләштерү кирәклеге турында белдерде.

    Җирле милли-мәдәни автономия инициативасы буенча быел Ганеев укулары үтәчәк. Әлеге мөhим форумны оештыруда hәм үткәрүдә укытучылар, яшьләр белән эшләүче белгечләр, мәдәният хезмәткәрләре, югары мәктәп галимнәре hәм мөгаллимнәре, волонтерлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, дин әhелләре катнашыр дип көтелә.

    - Укуларда мөмкин кадәр күбрәк кешенең катнашуы hәм аларның эшлекле тәкъдимнәр белән чыгуы бик тә мөhим. Шундый чаралар халыкны берләштерә hәм ихтыяр көчен ныгыта, яшь буын өчен бу аеруча әhәмиятле. Моннан тыш, Эдуард Әнвәр улы исемендәге бүләкне булдыру турында да ныклап уйлап карарга кирәк. Бу бүләкне без аның эшен лаеклы рәвештә дәвам итүчеләргә, ягъни хәйриячелек hәм химаячелек белән шөгыльләнеп, игелеклелек hәм юмартлык күрсәтүчеләргә тапшырыр идек,- дип ассызыклады Сергей Морозов.

    Тиздән төбәгебез башлыгы җитәкчелегендә оештыру комитетының беренче утырышы узачак, анда Ганеев укуларының программасы турында фикер алышу күздә тотыла. Тематик форум 16 октябрь көнне Иске Кулаткы район үзәгендә үтәр дип көтелә.

    - Эдуард Әнвәр улы авыл хуҗалыгын актив рәвештә үстерде, районны төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнде, якташларыбызның эшмәкәрлеккә кагылышлы башлангычларына киң юл ачты. Ул хәйриячелек мәсьәләләрендә аеруча юмартлык күрсәтте. Техникумны, мәктәпләр hәм балалар бакчаларын, район мәдәният йортын ремонтлау эшләренә үзенең хәләл малын сарыф итте. Yз акчасына Иске Кулаткыда мәчет салдырды. Ганеев укулары безнең муниципаль берәмлекнең hәрьяклап үсеше турында фикер алышу мәйданчыгына әверелер дип ышанам. Укулар алдыннан без Эдуард Әнвәр улы истәлегенә багышлап район күләмендә hәм районара дәрәҗәдә берничә чара үткәрергә ниятлибез. Идел буе халыклары мәдәнияте фестивале әнә шундыйлардан,- диде Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова.

    Иске Кулаткы районы татар милли-мәдәни автономиясенең Идел буе халыклары мәдәнияте фестивале дип исемләнгән проекты өчен өлкәнең грантлар конкурсы нәтиҗәләре буенча акча бүлеп бирелде.

    Автономия вәкилләре район мәдәният йортына Эдуард Ганеев исемен бирү тәкъдиме белән чыктылар. Ул үзенең хәләл малына мәдәният учагына ремонт ясаткан иде, диде алар. Шулай ук аның туган авылында истәлек тактасы урнаштырылачак, ә район мәктәпләрендә тематик класс сәгатьләре үткәрергә җыеналар. Моннан тыш, хәйриячелек сферасында Эдуард Ганеев исемендәге район премиясен булдыру мәсьәләсе дә карала.

Белешмә өчен

    Эдуард Әнвәр улы Ганеев 1952 елның 15 январенда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туа. Җиде ел дәвамында Яңа Кулаткы мәктәбендә директор hәм физика укытучысы булып эшли, аннары Иске Кулаткы район башкарма комитетының бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1983 елда Саратов шәhәренә күченеп китә hәм «Автоматика hәм телемеханика электротехника заводы»нда эшли башлый. Кадрлар бүлеге hәм техник укыту бүлеге начальнигы вазыйфасыннан башлап заводның генераль директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 2005 елның декабрендә «ГЭКСАР» «Электротехника заводы» генераль директоры булып сайлана.  2012 елдан алып 2018 елның сентябренә кадәр Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы вазыйфаларын башкара.

    Эдуард Ганеев танылган меценат, «Меценаты столетия» орденының кавалеры иде. Саратов өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең Иҗтимагый советына җитәкчелек итте. Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты hәм Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы, «Почет билгесе» ордены, «Почетлы машина төзүче», «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемнәр иясе иде.