Россиянең көче - халыклар дуслыгында!

Димитровградта Халыклар дуслыгы көне

Димитровград шәhәренең «Западный» паркында Ульяновск өлкәсендә Халыклар дуслыгы көненә багышланган тантана гөрләп узды. Җирле милли-мәдәни автономияләр башлангычы белән оештырылган әлеге бәйрәмдә өлкәбезнең унсигез районыннан вәкилләр катнашты.

    - Бу күркәм бәйрәм әлегә бик тә яшь булуына карамастан, төбәгебез халкының мәхәббәтен яуларга өлгерде инде. Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, Димитровград Ульяновск өлкәсе территориясендә hәм Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең очрашу ноктасына әверелде. Муниципаль берәмлекләр вәкилләре, милли-мәдәни җәмгыятьләр, коммерцияле булмаган оешмалар активистлары hәм гади кешеләр өлкәбездә игълан ителгән Милли бердәмлек елында милләтара hәм конфессияара тынычлыкның данлыклы традицияләрен тагын да ныгыту өчен бергә җыелдылар. Безнең регионда 100дән артык халык вәкилләре дус-тату, үзара аңлашып яшиләр,- диде Губернатор Сергей Морозов, бәйрәм кунакларын сәламләп.

    «Төбәгебезнең көче - Халыклар дуслыгында!» дип исемләнгән концерт программасында Ульяновск өлкәсенең иң яхшы сәнгать коллективлары hәм солистлары, Татарстан Республикасының «Казан» җыр-бию ансамбле hәм Казан шәhәр филармониясе җырчылары катнашты.

    - Ульяновск өлкәсендә барча милләтләр дә үзләрен бик тә уңай хис итәләр, бу безне аеруча сөендерә. Ә яшь буын боларны күреп, олылардан үрнәк алып, өйрәнеп үсә,- диде Татарстан Республикасының халык артисты, Казан шәhәр филармониясенең «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.

    Күркәм чара уңаеннан оештырылган тантаналы рәвештә йөрүгә төбәгебезнең милли ансамбльләре, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре hәм шәhәр халкы да кушылды, ул күп милләтле дуслык хороводы белән тәмамланды.

    Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасында Мәләкәс hәм Чардаклы Епискобы Диодор белән Димитровград шәhәре имам-ахуны Ильяс хәзрәт Мухутдинов та катнаштылар.

    - Сезне hәммәгезне дә уртак бәйрәм - Халыклар дуслыгы көне белән котлыйм. Әлеге күркәм бәйрәм хәзерге вакытта аеруча да кирәк. Бүген без шулай ук Русьны чукындыруны искә төшерәбез. Чөнки безнең күп милләтле, күп конфессияле, бөек hәм данлыклы Ватаныбызга – Россиягә нәкъ шунда нигез салына. Төрле халыклар вәкилләренең бүген үз милли киемнәрен киеп бер мәйданга җыелуы бик тә шатландыра,- диде Епископ Диодор.

    Өлкәнең милли-мәдәни автономияләре рәисләре дә тәбрикләү cүзләрен җиткерделәр.

    - 2016 елда Барышта Сергей Иванович Морозов Ульяновск өлкәсе бәйрәмнәре календарена Халыклар дуслыгы көнен дә кертергә тәкъдим итте. Бу көн төбәгебездә көн күрүче халыкларның hәм милли мәдәниятләрнең берләшү символына әверелде. Ул безне тагын да якынайтты hәм туган җиребездә тыныч, бәхетле тормышны саклау өлешенә әйләнде,- диде Димитровград җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Алеев.

    Бу көнне «Западный» паркында төрледән-төрле тематик мәйданчыклар эшләде. Авыл районнары hәм автономияләрнең милли утарлары, ягъни подворьелары, татар, чуваш hәм мордва телләрендә чыгып килүче газеталар күргәзмәләре, «Әдәби микрофон», төбәгебезнең яшь спортчыларына багышланган фотокүргәзмә бәйрәмдә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.

    Cергей Морозов Ульяновск өлкәсе территориясендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милли мәдәниятләр hәм традицияләрне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә  Губернаторның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ульяновск районыннан Фәим Ахметшин белән Зәкәрия Измайлов, Димитровград шәhәреннән Суфия Зайнуллова да бар иде. Ә быел 1 нче сыйныфка барырга җыенучы Ильмир Сәмигуллин, Эльвина Булатова, Ильмира Сәмигуллина hәм Ибраhим Насыбуллин «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында өлкә Губернаторы кулыннан мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар алдылар.