Кайгы уртаклашу

Димитровград шәhәреннән кайгылы хәбәр алдык: Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Гомер елларым - минем хәзинәм» дип исемләнгән шигъри җыентык авторы, талантлы шагыйрә, «Чишмә» татар ансамбленең солисты Роза Шәйхулла кызы Гайнуллина фани дөньядан бакыйлыкка күчкән.

    Роза Шәйхулла кызы Гайнуллина 1934 елның 28 августында Татарстанның Әлки районы Югары Әлмерзә авылында туа. Казан педагогия училищесын hәм Казан дәүләт университетын тәмамлап, татар теле, география укытучысы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аңа хәрби хезмәткәр булган ире белән бергә шактый вакыт Германиядә, Литвада яшәргә туры килә. Ә Димитровград шәhәренә кайтып урнашкач, ул татар тормышы белән кызыксына башлый. Роза ханым үзен милли җанлы шагыйрә, тынгысыз йөрәкле татар хатыны, үзешчән сәнгать остасы, татар җыр-моңнарына гашыйк  зат сыйфатында танытып  өлгерде.

    Талантлы каләм остасы hәм татар хәрәкәте активисты Роза Гайнуллина турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланачак. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә, рухы шат булсын.

    Димитровград шәhәре татар милли-мәдәни автономиясе,

    Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе,

    «Өмет» газетасы редакциясе.