Тукай төбәге сокландырды

Шушы көннәрдә генә безгә Татарстанда «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышында булып кайтырга насыйп итте.

    Гүзәл затларны берләштерүче оешманың күчмә утырышы бу юлы Татарстанның Тукай муниципаль районы җирлегендә үткәрелде. Анда без коеп яңгыр явып торганда барып төшсәк тә, күңелләребез күтәренке, кәефебез шәп иде. Чөнки без нурлы йөзле, кунакчыл милләттәшләребез белән очраштык. Мәктәпләр, балалар бакчалары hәм клублар - барысы да бу чарага тырышып әзерләнгәннәр. Кайсы гына авылга барып керсәк тә, безне чәкчәк белән каршы алдылар.

    Күчмә утырышта барлыгы 150 хатын-кыз катнашты. Ерак чит илләрдән -  Австралия, Франция, Белоруссия, Франция, hәм Казахстаннан байтак кына ханымнар килгән иде.

    Башта Теләнче Тамак авылының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә кул эшләнмәләре күргәзмәcе белән таныштык. Без үзебез дә тактага төсле пычкы чүбе белән ябыштырып, милли бизәк ясап карадык. Аннары картлар hәм инвалидлар йортына бардык. Бүген анда илледән артык кеше көн күрә. Шунысы шатландыра - монда безнең милләт кешеләре нибары икәү генә булып чыкты. Бу районда өлкәннәргә карата тирән ихтирам күрсәтә беләләр. Күренеп тора, картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче әби-бабайлар канәгать, өс-башлары бөтен. Безне биредә эшләп килүче кулинар мәктәп тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Анда hәркем үзенең яраткан ризыгын әзерләүдә катнаша ала икән. Биредә хатлар язышу, шул рәвешле психологик ярдәм күрсәтү ысулы да гамәлдә. Башка төбәкләрдә мондый тәҗрибәне күргәнебез юк иде әле. Өлкәннәрнең кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүе дә игътибарга лаек. Иҗади остаханәдә hәркем үзен сынап карый ала.

    Ә авыл мәдәният йортында “Алтын битлек” халык театрының  “Туй күлмәгем - соңгы бүләгем” спектаклен карадык. Спектакльдә мәктәпнең 10-11 нче класс укучылары катнашты. Безне шунысы аеруча шатландырды. Алар cәхнәдә искиткеч матур уйнадылар.

    Утырышның беренче көне мастер-класс күрсәтү белән тәмамланды. Кичке сәгать унбер тирәсендә төрле тукымалардан балалар өчен юрганнар hәм кирәк-яраклар тегәргә өйрәндек.

    - Cез монда ял итәргә түгел, ә эшләр өчен килдегез hәм бик күп нәрсәгә өйрәнеп китәргә тиешcез. Ә инде туган якларыгызга кайткач, үзегез белгәнне тyкми-чәчми татар халкына, милләттәшләребезгә җиткерергә, аларны да өйрәтергә тиеш буласыз,- диде “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

    Икенче көн кояшлы, җылы җиле белән каршы алды hәм кәефләребез тагын да күтәрелеп китте. Без Боерган авылына юл тоттык. Анда районның татар халык ашларын пешерүче осталары җыелган иде. “Тукай чәкчәк” фестивалендә  чәкчәкнең төрлелеген күреп, тәмам шаккаттык, хәйран калдык. Анда чәкчәкнең нинди генә формалары юк иде. Шушы чәкчәкләрне кулларыбызга тотып, киң мәйданны әйләндек.

    “Тукай чәкчәк” фестиваленнән соң элеккеге Чебенле авылы урынында калкып чыккан истәлек ташы янында догалар кылдык. Аннары мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның әнисе Бәдрелбанат абыстай истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашырга насыйп итте.

    Ә Боерган авылында безне мунчала чыгару серләренә өйрәттеләр. «Яран гөл» фольклор ансамбле мунчалага багышланган тирән эчтәлекле программа белән чыгыш ясады.

    Төш чагында Кама елгасы буенда бик тәмле итеп балык шулпасы белән сыйландык. Икенче көнебез «Кунак каршы алу» йоласын күрсәтү белән тәмамланды. Безне өч төркемгә бүлеп, кулларыбызга йомырка, бeрәңге hәм он бирделәр. Аннары ризыклар әзерләп, биеп hәм җырлап кунаклар каршы алдык.

    Соңгы өченче көнне Иске Җирекле авылының “Тукай” балалар бакчасында “Мактанчык әтәч” спектаклен рәхәтләнеп карадык. Балаларның шул хәтле талантлы булуына, оста итеп уйнауларына таң калдык. Yзебезнең бала чаклар искә төште. Бу очрашуга бәйле истәлекләр hәркемнең  күңелендә  озак сакланыр.

    Шулай ук «Миңнехуҗин» hәм «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыкларына экскурсиягә бардык. Танылган фермер Равил Миңнехуҗин ашлык үстерэ, атлар, сыерлар hәм сарыклар асрый. Ә Минталип Миңнеханов хуҗалыгы бәрәңге, чөгендер hәм кишер үстерү белән шөгыльләнә. Бу эшләрне башкарырга аңа тормыш иптәше, балалары hәм оныклары ярдәм итәләр. Хуҗалыкларны карап чыкканнан соң, Яңа Троицкига пленар утырышка юл тоттык. «Ак калфак» оешмасы рәисе  Кадрия Идрисова безгә татар халкына хезмәттә уңышлар теләде.

    Наилә НУГАЕВА,

    Илүсә КОЛОМАК,

    Инза районы.