Гакыйль Сәгыйров истәлегенә

28 июль көнне Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Җүрәй авылында легендар шәхес - шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйровны искә алуга багышланган зур чара узды. Әлеге очрашу иҗат әhеленең вафатына ун ел булу уңаеннан оештырылган иде.

    Милләтебез тарихында тирән эз, үзеннән соң бай рухи hәм әдәби мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровны искә алу чарасында Самара hәм Ульяновск өлкәләре, Татарстан Республикасының Нурлат районы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Алар иң әүвәл олуг шәхеснең каберен зиярәт кылдылар. Анда Самара өлкәсе мөселманнары мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Коръәннән сүрә укыды hәм мәрхүмнең, барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды.

    Аннары чарада катнашучылар озак еллар дәвамында Гакыйль Сәгыйров үзенең әнисе Хәбибҗамал апа белән бергә яшәгән йортка юл тоттылар. Авылның нәкъ үзәгендә үк диярлек урнашкан әлеге агач өйнең бүген ташландык, бик тә начар хәлдә булуы, әлбәттә инде, милләттәшләребездә hәм шагыйрьнең туганнарында ризасызлык хисе тудырды. Алар йортның яңа хуҗасыннан - район хакимияте җитәкчеләреннән (йорт урнашкан җир участогы Кошки район администрациясе карамагына күчерелгән) бинаны якын арада тәртипкә китерүне, тирә-якта төзекләндерү эшләре башкаруны үтенеп сорадылар.

    Авылның мәдәният йортында шулай ук Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышлап әдәби-музыкаль кичә оештырылган иде. Анда Яңа Малыклы районыннан нәфис сүз остасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова Гакыйль аганың үлемсез шигырьләрен укыды. Ә танылган композитор hәм башкаручы Гакыйль Шакуров Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән уннан артык дәртле вә моңлы җырны яңгыратты.

    Дистә еллар буе әдипне кадерләп караган бертуган энесе Наил Сәгыйров үзенең күңел хатирәләре hәм истәлекләре белән бүлеште. Ул шушы авылда, ягъни Иске Җүрәйдә Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын булдыру hәм аны Самара өлкәсенең әдәби туристлык маршрутына кертү мәсьәләсен  кабыргасы белән куйды.

    - Шагыйрь, рәссам hәм язучы Гакыйль Сәгыйровның хәйриячелек фонды булдырылды, банкта исәп-хисап счеты ачылды, изге эшкә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә бар, хәзер инде йөкне урыныннан кузгатып, абыемның исемен мәңгеләштерү, ягъни музей булдыру юнәлешендә эшне башлап җибәрәсе генә калды,- диде Наил Шәрифулла улы.

    Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Туган тел» оешмасы вәкилләре бу фикерне хуплап чыгыш ясадылар.

    И.ХАСИБОВ.