Мөслимәләр Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Өлкәбездә уңышлы гына эшләп килүче мөселман хатын-кызлар союзы ямьле июль иртәсендә мөслимәләрне Идел елгасы буйлап сәяхәткә алып чыкты. Оешманың җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова тырышлыгы белән үткәрелгән әлеге чарада йөздән артык диндәшебез катнашты. Хәзер инде традициягә кергән очрашуга шәрәфле кунак - Казан шәhәр Думасы депутаты, Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе директоры Камәрия ханым Хамидуллина да чакырулы иде.

    Күркәм очрашу Ульяновскиның елга вокзалы бинасында башланып китте. Шәhәребезнең Аксакаллар шурасы рәисе Варис хаҗи Равилов Коръәни-Кәримнән сүрә укыганнан соң, гүзәл затларны өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде.

    - Төбәгебездә ислам дине кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә калганы бары тик үзебездән генә тора. Кызганычка каршы, мәчетләребезгә йөрүчеләр саны бик тә аз әле. Шуны онытмыйк, әгәр дин булмаса, милләтебез юкка чыгачак бит. Шуңа күрә, хөрмәтле апалар hәм сеңелләр, ир-атларыбызны мәчет юлына бастырырга, ә бала-оныкларыбызны иманлы итеп тәрбияләргә тырышыйк,- диде ул.

    Илдар хаҗи традицион исламны җәелдерүгә зур өлеш кертүе өчен Асия хаҗия Мөлековага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Сез, шәкертләре, мөгаллимәгезнең изге эшен лаеклы рәвештә дәвам итәргә бурычлы, диде ул, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Аннары баш имам-ахун «Туган тел» рәисе Сания Хисамутдинова белән мөгаллимә Зәйтүнә Ахметшинага нәзарәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

    Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ерак араларны якын итеп килгән, татар халкының горурлыгы булган мөхтәрәм кунак - Казанның Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе директоры Камәрия Хамидуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

    - Камәрия Зиннур кызы әйдәп барган гимназиядә, рус hәм инглиз телләреннән кала, барлык фәннәр дә татар телендә өйрәнелә. Шуңа да карамастан, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча милли белем бирү учагы Татарстан мәктәп hәм гимназияләре рейтингында hәрвакыт алдынгы урыннарны били. Бу гимназиядә аерым фәннәрдән 100әр балл җыючы укучылар да бар. Әлеге нәтиҗәләр татар телендә белем алу балалар өчен файдалы гына булуын ачык күрсәтә,- диде мохтарият җитәкчесе. Ул Казан кунагын автономиянең Рәхмәт хаты hәм истәлекле бүләге белән сөендерде.  

    Аннары Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте рәисе Сания Хисамутдинова hәм Аксакаллар шурасы җитәкчесе Варис хаҗи Равилов татар телен саклап калып үстерү юнәлешендә башкарган эш-гамәлләре белән таныштырып үттеләр.

    Татар дөньясында билгеле шәхес - Казанның 2 нче гимназиясе директоры Камәрия Хамидуллина, дөньяви мәктәптә баланы  иманлы итеп ничек тәрбияләргә, дигән темага тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

    - Атнасына ярты сәгать дин дәресе укытып кына баланы иманлы итеп тәрбияләве мөмкин түгел. Бу эш даими рәвештә башкарылырга тиеш. Бездә hәр укытучы үз фәнен өйрәтү белән беррәттән, баланы иманлы итү юнәлешендә дә хезмәт куя. Әлеге эшкә ата-аналарны да тартырга тырышабыз. Гаиләдә алган рухи-әхлакый тәрбия зур әhәмияткә ия бит,- диде Камәрия Зиннур кызы.

    Ә өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова әлеге сәяхәтне оештыруда ярдәм күрсәтүе өчен игелекле милләттәшебез - юмарт малтабар Марат Якуповка hәм елга порты хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.

    Милләтебез hәм динебез язмышы турында фикер алышу тәмамланганнан соң, мөслимәләр теплоходта Идел елгасы буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Бирючевка бистәсеннән танылган мөгаллимә Фәридә Молоткова hәм «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова кызыклы hәм мавыктыргыч күңел ачу программасы әзерләгәннәр иде. Алар мөнәҗәтләр әйтү hәм бәетләр уку конкурсы оештырдылар. Ике сәгатьлек сәяхәт чәй табыны артында вәгазьләр сөйләү hәм җыр-биюләр белән чиратлашып барды.

    Теплоход кабат Идел ярына килеп туктагач, күмәкләшеп фоторәсемгә төшкәннән соң, гүзәл затларыбыз әлеге сәяхәтне оештыручы Асия хаҗия Мөлековага hәм спонсор Марат Якуповка рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләренә юл тоттылар.

Рузия ХӘЛИМОВА.