Кайда гына йөрсә дә аяк, Йөрәк тарта туган якларга

Җәйнең ямьле бер көнендә Татарстанның Чүпрәле районы Иске Ишле авылы халкы мәчетнең 25 еллыгын билгеләп үтте. Туган якларына ашкынып кайткан бер меңнән артык кешегә «Авыл көне»ндә дә катнашырга насыйп булды.

    Моннан нәкъ чирек гасыр элек Иске Ишле авылының дистә елдан артык hәр атна саен киң күңелле Зәйдулла Мөхәммәтҗанов өенә җомга намазына җыелучы картлары мәчет салырга карар кылалар. Авылыбызга мәчет кирәк, бик тә кирәк, чөнки кеше шатлыкта да, кайгы килсә дә, Аллаhы йортына юл тота, ди алар. Шулай итеп, авыл аксакаллары колхоз рәисе Зәкиулла Усманов булышлыгы белән мәчет төзү эшенә алыналар. Бу изге гамәлне башлап йөрүче Гаяз Хәкимов Ульяновскиның «Өмет» газетасы аркылы ярдәм күрсәтүләрен сорап авылдашларына мөрәҗәгать итә. Игелекле якташлары озак көттерми, бердәм булып мәчетне сафка бастыралар.

    Бәйрәм тантанасын район башлыгы Марат Гафаров ачып җибәрде. Ул әлеге чараны оештыручыларга hәм спонсорларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә барча халык корбан шулпасын авыз иткәннән соң, Урмай авылының данлыклы «Мишәр» ансамбле бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте. Аннары сәхнәдә танылган эстрада йолдызлары Азат hәм Алсу Фазлыевлар, Иркә чыгыш ясады. Киң мәйданның бер почмагында милли уеннарда, татарча көрәш бәйгесендә дә катнашырга мөмкин иде.

    Туган нигезләрен, якыннарын, классташларын сагынып кайткан авылдашларның йөзләре шатлыктан балкый, ә күзләре моңсу иде. Һәркайсы еракта, куе томаннар артында калган гүзәл яшьлек елларын, гөнаhсыз балачак дусларын сагына. Барысы да инде олыгая башлаган, җитдиләнгән. Араларында дистә еллар үткәннән соң, туган җирләренә тәүге тапкыр кайтучылар да бар. Ни гаҗәп, алар бер-берсе арасыннан таныш йөзләрне эзлиләр. Шунда ук дуслар, карендәшләр, элеккеге күршеләр табыла, сөйләшеп сүзләре бетми. Ә авыл читендәге зират аларны тын гына күзәтеп тора. Кызганычка каршы, авыл халкының шактый өлеше фани дөньядан бакыйлыкка күчеп киткән инде. Туган якларына кайтучылар якыннарының каберләрен зиярәт кылырга да онытмадылар. Күңелне сагыш, юксыну хисе биләп ала, газиз кешелeрнең арабызда булмавы йөрәкне сызлатып үтә.

    Форсаттан файдаланып, авылдашларыма, мәхәллә картларына рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Авылыбыз зираты чисталыгы, пөхтәлеге, төзеклеге белән аерылып тора. Иске Ишле халкы исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яши шул.

    Авылдашларны бер мәйданга җыеп очраштырган өчен «Авыл көне»н оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Бернинди акчага да сатып алып булмый торган истәлекле көн иде бу.

Рузия ХӘЛИМОВА.