Көлкеле парчалар

Хатын ни әйтер?

Колхозлар заманында кышын ферма сыерларына саламны, уртасына, бер очы томаланып, икенче очы ачык калдырылган вак тишекле тимер торба сузылган махсус такта әрҗәләргә төяәп, өстенә капкачын ябып, парда пешеклиләр иде. Парны, шланглар ярдәмендә, авылча әйтсәк, «кармакүфнә катүлләреннән» торбаларныӊ ачык калдырылган башларына тоташтыралар иде. Әзер булгач, әрҗәләрне тирәсез ат чаналарына утырткан килеш фермаларга кертәләр. Әни шунда эшләгәнгә, аӊа алтысы тулып килгән энем дә тагылып баргалый. Эштән туктап, ял итеп алган арада «кормокухня хатыннары» моны ирештерергә керешәләр икән.                                                                                                               

- Рамил, үскәч, әти-әниеӊ синеӊ карамакта тәрбияләнер инде. Төпчек уллары булгач, бөтен ышанычлары синдә.

-Мәктәптә укыйсы була шул.

-Аннары?..

-Институтка керәсем бар.

-Аннары?..

-Армиядә хезмәт итәсе була.

-Аннары?..

-Ѳйләнәсе була.

-Ѳйләнгәч, хатыныӊ белән бергә тәрбияләрсез, алайса.

-Белмим шул, хатын ни әйтер әле?..

Көлешеп туйгач, араларыннан берсе, аннары да аннары, булдымы инде сезгә тәмәке амбары, эшләргә вакыт, кызлар, дип барсын да аякка бастыра.

        Җәйге кыш бабай

Тегермәнче Арьяк Каләм абзый, керфекләренә кадәр ап-ак онга манылган көе, җәен-кышын дигәндәй, өйлә җитәрәк көн саен минутка-минут бер үк вакытта безнеӊ өй каршыннан үтеп китә. Нигә өс-башыӊны тегермәндә кагып калдырмадыӊ инде, дип теӊкә корытучыларга, ике-өч тавык туенырлык ризыкны йортка алып кайтмый, нишләп, кая җитте шунда коеп калдырырга, анда болай да он җитәрлек, дип кенә җаваплый икән. Аныӊ узып китүе була – әби өйлә намазына таһәрәт яӊартырга керешә. Күрми калса, Каләм абзыегыз күзгә чалынмадымы, дип бездән сорый.

Бервакыт, җәйге күк йөзе тоташ аксыл-зәӊгәр болытлардан торган аяз көнне, урамда уйнап йөргән бәләкәй энем, сулышына кабып, өйгә йөгереп килеп керде дә:                      

- Әби, җәйге кыш бабай, күперне чыгып, тау башына менеп бара, таһәрәтеӊне тизрәк яӊарт, - дип сөрән салды. Әби, олы якка кереп, стена сәгатенә күз төшерсә, чынлап та, намаз вакыты якынлашып бара икән. Шуннан без генә түгел, ул да еш кына, җәйге кыш бабагыз күренмәдеме, дип елмая торган булды.

Артымы, ышыгымы?                                                                             

 Әти белән бертуган абыем бакчабызныӊ тышкы як читенә тирәк куагы утырткан булган.Ул соӊгы берничә ел эчендә аеруча калынаеп үсеп китте. Көннеӊ эсселеге сүрелә төшкәч, урамда йөгереп уйнап йөргән энемне әби, ачык тәрәзә янына чакырып китереп, йомыш кушты:

- Улым, урамдагы агач ышыгыннан бозау чиләген эләктереп кер әле.

- Агач артындагынымы, әби?                                                                              

- Юк, агач ышыгындагыны.

- Ә сүзлектә, агач артында, дигәннәр.

- Кайсы сүзлектә, ничек язганнарын әйтә алмыйм, әмма  агачныӊ кәүсәсе түгәрәк булуын, шуӊа аныӊ артын-алдын эзләү булдыксызлар гамәле икәнен яхшы чамалыйм.

Кундыру

Әбичә әйткәндә, Үти Чатказыннан (Вольнистан) килеп, Рифкать исемле бер абый авыл көтүен көтә башлады. Аныӊ бераз сәеррәк булуы да ачыкланды. Ул караӊгыдан курка,сүз алышканда, фикер очын югалтып, бөтенләй башка көтүлеккә кереп китеп, ялгыш сүзләр дә ычкындыргалый икән. Шуӊа аннан бераз шикләнәләр. Көзен көтүләр тукталгач, йорт борынча көтү акчасын җыярга керешә бу. Йорттан-йортка сугылып йөри-йөри, караӊгы төшүен сизми дә кала. Инде йоклап чыгу өчен, почмак кирәк була моӊа. Анда барып төртелә, монда килеп бәрелә, тик әллә ялгышкалап куюыннан шүрләп, әллә башка сәбәптән, берәү дә ишеген ачарга ашыкмый. Кичен кунарга кертмәсә дә, күршебез Римма апа иртән ишегебездән башын төртүгә, моны кызганудан, әбигә зар елый башлый.    

- И-и, мескен, мескен дә бу Рифкать! Кичә карӊгыга калган, дөр-дөр калтырый, ник берсе кунарга кертсен шул бичараны. Зерә жәл булды, кайда гына йоклады икән, шуны кызганудан һаман йөрәгем әрни.    

- Кайда булсын, бездә.

-Кундырдыӊмы, Алия апа?

- Кундырырга, ул әтәч – мин тавык түгел, тавык кына әтәчне өстенә кундыра. Урын салып бирдем дә, йоклап, рәхмәт әйтеп чыгып китте.

Яшиселәре килә, улым

Без үскәндә, һәр баланыӊ мәктәптә тырышып укудан кала, әти-әнисе тарафыннан йөкләнгән взифасы булла торган иде. Минем вазифама, әниләр эштән кайткан җиргә, елга буендагы ерак коедан өй кирәк-ярагына тәмле су ташу, терлек  астын тазартып кую кебегрәк эшләр керә иде. Берсендә шулай, мәктәптән соӊгарып кайту сәбәпле, өйгә су китерү кичке эӊгергә калды. Ике чиләгемне күтәреп, кое янына төшкән идем – үзем шикелле малай-шалайлар ялтырап яткан боз өстенә сибелеп, әбичә әйткәндә, «аяк чанасында» хоккей сугалар. Араларында энемне күргәч, җен ачуларым кабарды. Мин ташыган суны гына эчеп ятмасын әле, үзе күтәреп кайтып эчеп карасын, дип аягыннан тимераякларны салдырып, кулыннан хоккей таягын тартып алуым булды – тегенеӊ кычкырып елап җибәрүе булды. Син бер юлы су меӊгереп төшкәнче генә уйный торам, аннан үзеӊ туйганчы шуарсыӊ, дип моны юмалый-юмалый, уенга килеп тә кушылдым. Тиоләп-пешеп, уенны тәмаулауга, иӊ беренче кое ягына күз ташладым. Аныӊ тирәсендә тыз-быз килеп йөргән энемне күрүгә, шунда ашыктым. Ни булды, дип сораган идем, чиләкләр юк, абый, дип тагын балавыз сыгарга кереште. Үземнеӊ эчкә дә курку йөгерде. Тиз генә тимераякларны чишеп ыргыттым да, тирә-яктагы ышыграк булып тоелган урыннарны карап чыктым. Чиләкләр беркайда да күренмиләр, суга төшкәндәй юк булдылар. Курка-курка гына чолан ишеген ачкан идек – су тулы чиләкләребез идәндә утыралар. Без уен белән әвәрә килгән арада, әни алып менгән булса кирәк, дип шатланыша-шатланыша, авызны колак артына кадәр җәеп, өй бусагасын атлауга, әнинеӊ, шушы булдымы инде су кайтаруыгыз, дигән караӊгы чыраена юлыктык. Энекәшне өстән-өстән генә битәрләсә дә, миӊа, зур улы бкларак, шактый нык эләкте. Башымны түбән иеп, олы якка, чаршау артына кереп, тыныч кына безгә оекбашлар бәйләп утыручы әбием янына елыштым. Аӊардан юаныч өметләнгәндәй:                                                                          

- Шуныӊ кадәр каты ачуланырлык булгач, мине тудыру нигә кирәк булгандыр, - дип куйдым. Әбием, эшеннән тукталып, башымнан сыйпады да:                                                    

- Синнән аз гына зуррак чагымда, шушы сорауны мин әниемнеӊ үзенә бирергә батырчылык иткән идем. Ә ул, берни булмагандай, тыныч кына, син миннән сорап тордыӊмы әллә, өй эчен ачы тавышка күмеп, үзеӊ тудыӊ бит, диде. Мин, әтием белән икегез җан бүләк иткәч, тумый кая барасыӊ, дип тагы телләшәсе иттем. Шунда әнием елмайды да, алай әйтергә ашыкма, кызым, әстәгъфируллаһ, тәүбә-тәүбә, туасы килмәгән бала тумый ул, йә ана  карынында үлә, йә туа-туа якты дөньяга күз ачарга өлгерми җан тәслим кыла. Шуӊа бу сорауны хәзер син миӊа түгел, ә үз-үзеӊә бирергә тиешсеӊ, дип котылды. Шуннан бирле мин аӊа гел җавап эзли торган булдым. Инде үләр вакытым җитеп килә, тик җавап таба алганым юк әле. Бернигә дә карамый,  һәр туасы көнгә шатлана-шатлана, җан иӊдерүче әти-әниемә рәхмәт укый-укый, яшиселәре килә, улым, ничек кенә килә әле! – диде, нигәдер, сагышланып. Ә минем әнигә карата булган үпкә-рәнҗешләрем шундук эреп юкка чыктылар.

Ирек Фиргалиев, Абдулла авылы.