Радищевода балалар Сабан туе

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов тарафыннан игълан ителгән Милли бердәмлек елы кысаларында Радищево район үзәгенең 1 нче санлы балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

    Татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән бәйрәм балалар бакчасы мөдире Е.М.Старикова, тәрбиячеләр Г.Р.Богданова, Г.В.Курмакаева, музыка укытучысы Я.Э.Эгамбердиева hәм дзюдо буенча РФнең атказанган тренеры А.Г.Гусев тырышлыгы белән оештырылды.

    Хезмәт hәм җыр тантанасында малайлар hәм кызлар үзләренең көчен, тапкырлыгын hәм иҗади осталыгын күрсәтеп, призлар hәм бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр.

    Күркәм чара искиткеч матур итеп бизәлгән арбалы атның мәйданга килеп керүе белән башланып китте. Милли киемле педагоглар hәм балалар бәйрәм кунакларын «Сабантуйга барабыз» җыры белән сәламләгәннән соң, нәниләр татарча шигырьләр яңгыраттылар. Аннары малайлар hәм кызлар кызыклы hәм мавыктыргыч милли уеннарда - аркан тартышу, атлар чабышы, татарча көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату hәм кашыкны авызга кабып йөгерү, шулай ук тирән мәгънәле табышмакларга җавап эзләп табу бәйгеләрендә hәм конкурсларында бик теләп катнаштылар. Хезмәт hәм хөрмәтләү тантанасы балалар күңеленә хуш килде hәм алар hәммәсе дә канәгать калдылар.

    Сабыйларның әти-әниләре бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Ә спонсорлар Д.Т.Ибраева, Г.Р.Турукина, Г.З.Нарбикова, А.У.Юсупова, Р.Шафиева hәм Р.И.Байбикова  чарада катнашучыларны татлы күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Татар милли костюмнарын юнәтүдә матди ярдәм күрсәтүе өчен балалар бакчасы администрациясе татар милли-мәдәни автономиясенең Радищево район советы җитәкчесе, «Дворянская» агрофирмасы генераль директоры Юныс Абдулкадыйр улы Бирюковка олы рәхмәтен белдерe.

    Сабантуй бәйрәме кызыклы, күңелле, бик күп балалар hәм кунаклар катнашында узды. Тамашачылар әлеге гүзәл милли бәйрәм турында онытылмас истәлекләрне күңел түрләрендә  озак саклаячаклар.

Г.БОГДАНОВА,        

Радищевоның 1 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе