"Киндяковка"да бәет-мөнәҗәтләр кичәсе

Ульяновск шәhәренең «Киндяковка» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова «Бәет hәм мөнәҗәтләр әйтү» кичәсе оештырды.

    Дистәдән артык апаларыбыз, әбиләребез, килгән кунаклар бала чактан күңелләренә сеңеп калган бәет-мөнәҗәтләрен әйттеләр. Лаишевка бистәсеннән Гөлфирә Алимова дистә елдан артык инде мөнәҗәт җыю белән шөгыльләнә икән. Бүгенгесе көндә аның архивында иллегә якын татар халык авыз иҗаты әсәрләре саклана. Хөрмәтле мөнәҗәтчеләребез – Җәмилә Мифтахова, Хәния Аббазова, Сания Хисамутдинова, Гөлфирә Алимова, Фәридә Шайдуллина, Кәүсәрия абыстай, Рәхилә, Әлфия, Гөлфия, Фәридә апалар кеше язмышларын, кайгы-борчуларын тасвирлаучы бәет-мөнәҗәтләрен көйләгәндә, ирексездән күзләр яшьләнде. Вырыпай бистәсеннән Рита Имаметдинова исә дини эчтәлектәге шигырьләрен укыды.

    Элек-электән әби-бабаларыбыз күңелләрендә булган әрнү-сагышларын бәет-мөнәҗәтләр аркылы кешеләргә җиткергәннәр. Күп гаиләләрдә кулдан-кулга, буыннан-буынга күчеп килә торган мөнәҗәтләр булган. Алар безнең милли хәзинәбез буларак алдагы буынга күчәргә тиеш, диделәр кичәдә катнашучылар.

    Мөхтәрәм кунаклар - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, мохтариятнең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов,  Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина әлеге чараны оештыручыларга, оста итеп алып баручы Җәмилә Мифтаховага  һәм мөнәҗәтчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

    Кичә чәй өстәле артында фикер алышу, мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекованың тирән эчтәлекле вәгазе белән тәмамланды.

Рузия ХАЛИМОВА.