Ни өчен экспертлар «Волжанка» суын эчәргә киңәш итә: файдасы, дәвалау үзлекләре

Безне мәктәп эскәмиясеннән үк кеше 80 процент судан тора, дип өйрәтәләр. Һәм, әлбәттә инде, организм дөрес эшләсен өчен анда сыеклык күләмен даими рәвештә тулыландырып торырга кирәк. Бу – тормышыбызның нигезе. Шунлыктан табиблар көн саен ким дигәндә 1,5-2 литр чиста су эчәргә киңәш итә. 

Бер үк вакытта организм өчен файдалы да булган һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә торган суны һәм эчемлекләрне ничек сайларга соң?

Әлеге мәкаләдә Ундорыдагы «Волжанка» минераль су заводында җитештерелә торган төрледән-төрле продуктларның файдасы, аларның үзлекләре һәм куллану, брендның кызыклы җәйге яңалыклары хакында сoйлэрбез.

Су — рационның аерылгысыз өлеше

Дөрес туклану режимын санга сукмау һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, организмда сыеклыкка кытлык барлыкка килү сәламәтлеккә һәм кәефкә тискәре йогынты ясый. Суның кешенең энергия дәрәҗәсе һәм халәте өчен файдалы булуы дөнья күләмендәге тикшеренүләр тарафыннан да күп тапкырлар расланган.

Су сезгә сәламәт, баланслы туклануга омтылырга, теләгән кадәр ябыгырга ярдәм итәчәк, азык эшкәртү процессын стимуллаштырачак. Әгәр ашар алдыннан бер стакан чиста су эчүне гадәткә кертсәгез, ашказаныгыз тиздән җиңелрәк һәм тизрәк эшли башлавын сизәчәксез. Тулаем алганда комплекслы һәм сәламәт туклану рационын үтәгән очракта ачлык хисе яки, киресенчә, артыгын ашау тойгысы сирәгрәк туа башлаячак.

Организмда сыеклык күләменең җитмәве баш авырулары башлануга сәбәпче булырга мөмкин. Белгечләр ачыклаганча, 30 минут дәвамында эчелгән ике кружка су баш авыртуын басарга ярдәм итә. Су шулай ук буыннар һәм кимерчәкләрнең сыгылмалылыгын сакларга булыша, аларны файдалы матдәләргә баета. Һәм, ниһаять, ул гомуми иммунитетны комплекслы төстә ныгытып, организмның хроник арыганлыгы, көч һәм энергия кытлыгына каршы көрәшергә ярдәм итә.

"Волжанка" – сыйфат күрсәткече

Әмма сусауны басу өчен теләсә нинди суны (краннан аккан, кайнаган һ.б.) кулланган очракта, үз сәламәтлегеңне яхшыртуда еш кына теләгән нәтиҗәгә ирешә алмавың, хәтта, киресенчә, аңа зыян китерүең ихтимал.

Шуны белеп торырга һәм истә тотарга кирәк: югары сыйфатлы эчәргә яраклы артезиан суы – оптималь, балансланган, тиешле пропорцияләрдә һәм күләмдә файдалы макро- һәм микроэлементларга баетылган су гына ул.

Даими рәвештә куллану һәм сәламәтлегегезне ныгыту өчен сезгә мәшһүр «Волжанка» суын тәкъдим итәбез. Ул Ульяновск өлкәсенең Ундоры курорт авылындагы аеруча саклана торган табигый территориядә урнашкан артезиан скважиналарыннан чыгарыла. Чиста һәм тәмле «Волжанка» суының составында кеше организмы өчен аеруча мөһим булган микрокомпонентлар бар. Су составының физиологик балансланган булуы аны көн саен куллану өчен тулы канлы продукт итә.

- Минем фикеремчә, югары сыйфат категориясенә караган «Волжанка» суы үзенең химик составы буенча «идеаль су» төшенчәсенә якын тора. Балаларга тормышларының беренче көннәреннән үк кулланырга киңәш ителүе аның кыйммәтен тагын да арттыра. Безнең институтта, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Туклану институты һәм Роспотребнадзорның Эпидемиология гигиенасы федераль үзәгендә әлеге суда үткәрелгән күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләре нәкъ шуны раслый, - дип искәртте Россия Фәннәр академиясе академигы, кеше экологиясе һәм әйләнә-тирә мохит гигиенасы фәнни-тикшеренү институты директоры, «Вода-Медицина-Экология» Халыкара ассоциациясе президенты Юрий Рахманин.

Моңа кадәр алынган һәм ирешелгән күпсанлы бүләкләр һәм казанышлардан тыш, «Волжанка» суының үзенең файдасы һәм сыйфаты белән горурлану өчен актуаль һәм расланган тагын бер сәбәбе бар. 2017 елда Россия сыйфат системасы экспертлары Ульяновскиның «Волжанка» суын Россиядәге иң яхшы суларның берсе дип тапты. Әлеге тикшеренү кысаларында белгечләр тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендәге төрле җитештерүчеләрнең эчәргә яраклы газсыз су үрнәкләре (барлыгы – 58) җентекләп өйрәнелде. Лаборатор сынаулар сыйфат һәм куркынычсызлыгы ягыннан 98 күрсәткеч буенча үткәрелде.

Киң колачлы тикшеренү нәтиҗәләре буенча бары тик тугыз сәүдә маркасы гына җитештерүчеләр тарафыннан белдерелгән югары сыйфатка ия икәнлеген раслады һәм нәкъ менә шушы брендлар гамәлдәге норматив таләпләргә (хәтта «Роскачество» системасы стандартларыннан катгыйракларына да) туры килүләрен дәлилләде.

- Предприятие техник аудиты нәтиҗәләре буенча, локальләштерү (җитештерү урыннары) дәрәҗәсен билгеләүне дә кертеп, әлеге товар югары сыйфатлы булуын раслады һәм Россия Сыйфат билгесе белән бүләкләнде, - диелә Россия сыйфат системасы порталындагы тикшеренү материалларында.

"Волжанка" — уңайлылык

Бүгенге көндә киң колач белән үсеш кичерүче «Волжанка» брендының дәвалау үзлегенә ия минераль, эчәргә яраклы сулары һәм алкогольсез эчемлекләре клиентларга һәр кешенең яшәү рәвеше өчен туры килә торган төрледән-төрле форматларда тәкъдим ителгән. Көн саен файдалану өчен, әйтик, балалар белән саф һавада йөргәндә 0,5 литрлы кечкенә шешәдән дә яхшысы юк. Аны даими рәвештә үзең белән алырга, сумкада йөртергә дә уңайлы. Ул автомобиль ишегенә, балалар коляскасы яки мәктәп рюкзагына бик җиңел кереп урнаша.

Спорт белән шөгыльләнгән вакытта организм бик күп су югалта, шунлыктан тәҗрибәле инструкторлар һәм тренерлар һәр күнекмә вакытында суны җитәрлек күләмдә, үз ихтыяҗларыңны чикләмичә – сусавыгызны сизә башлауга ук эчәргә киңәш итә. Моның өчен 1 литрлы шешә – иң кулае. Моннан тыш, әлеге формат корпоратив чаралар, эшлекле очрашулар, конференция һәм җыелышларда (аеруча җәен һәм эссе вакытта) бик уңайлы. Гаилә һәм дуслар белән табигатькә чыкканда, шулай ук ерак сәфәрләргә җыенган сәяхәтчеләр һәм автомобильчеләр өчен 1,5 литрлы шешәдәге хәл кертә торган су яки тәмле эчемлек – иң яхшысы. Ә менә йортлар, дачалар, сәүдә заллары, җитештерү мәйданчыклары һәм офисларда кулер һәм помпалар өчен 18,9 литрлы шешәләргә ихтыяҗ зур. Продукциянең пыяла савытларда гына түгел, стильле дизайн белән эшләнгән пыяла шешәләрдә чыгарылуы да «Волжанка» брендының шиксез өстенлеге санала. Мондый формат гармонияле һәм бик тә лаеклы төстә теләсә нинди бәйрәм, эшлекле һәм тантаналы чара уңаеннан әзерләнгән өстәлне бизәп торачак.

- «Волжанка» бренды астында җитештерелә торган продукциянең һәр берәмлеге – предприятие абруе һәм статусының безнең өчен бик тә мөһим булган күрсәткече, ә аның югары сыйфаты – үз эшенең осталарыннан торган команданың җаваплы һәм намуслы эшчәнлегенең лаеклы нәтиҗәсе,-дип искәртә Ундорыдагы «Волжанка» минераль су заводы кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе Михаил Горшков.

"Волжанка" – заманчалык

Бүген «Волжанка» брендына караган су һәм эчемлекләрнең киң ассортименты илнең күп кенә кибетләре һәм супермаркетларында тәкъдим ителгән, компания актив үсеш кичерә, рәсми дилерлар һәм сәүдә вәкиллекләре Идел буе федераль округы территориясендә генә түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә, хәтта Таиландта да эшли!

Брендның теләсә кайсы продукциясен «Волжанка» сәүдә маркасы ассортиментына заказ бирү һәм китерү сайты (https://zakaz-voda.ru/) аша соратып алырга мөмкин. Бу уңайлы да, вакытны да янга калдыра.

Әлеге порталда заказ бирү өчен «Волжанка»ның бөтен продукциясе — төрле форматтагы савытларга тутырылган минераль һәм эчәргә яраклы су, составында сок булган һәм алкогольсез эчемлекләр, куас, салкын чәй, азык-төлек продуктлары, кулер җиһазлары һәм аксессуарлар тәкъдим ителгән. Сайтта сез «Волжанка» брендына караган продукциянең үзегезгә кирәкле төрләрен теләсә нинди чара уңаеннан (зур банкет, корпоратив очрашу, спорт ивенты, туй, кулерларны офисларга илтү һ.б.)китерүгә заказ бирә аласыз. Компания курьерлары товарны сез яшәгән шәһәрдәге теләсә кайсы ноктага китереп бирәчәк.

"Волжанка" – тәмле

Ел саен җәй җитү белән Ундорыдагы «Волжанка» минераль су заводы, кулланучыларның ихтыяҗларына оператив төстә җавап биреп, үзендә җитештерелә торган продукциянең ассортиментын киңәйтә.

Быелгы җәйге сезонда нинди яңалыклар бар соң? «Волжанка «ЛИМОН» алкогольсез эчемлеге — шуларның берсе. Бу - лимон һәм лаймның хәл кертеп җибәрә һәм тонусны күтәрә торган тәмнәренең гармоник төстә бергә туры килүе. Ул сусауны бик яхшы баса һәм энергия өсти, шулай ук аз калорияле һәм балансланган составка ия.

Брендның тагын бер яңалыгы – әфлисун тәме килеп торган «Волжанка «ОРАНЖ». Мондый эчемлек организмда сыеклык һәм энергия кытлыгын тулыландырырга ярдәм итә. Россиядә «Волжанка «ЛИМОН» һәм «Волжанка «ОРАНЖ» брендына караган яңа эчемлекләрне рәсми төстә 2019 елның 1 июнендә сата башладылар. Алар 0,5 һәм 1,5 литрлы пластик шешәләрдә чыгарыла.

Өлкән яшьтәгеләр, шулай ук тәм һәм югары сыйфат традицияләрен бәяли белүчеләр өчен «Волжанка» быелгы җәйдә балачактан күңелгә сеңеп калган тәмгә ия берничә эчемлек әзерләде.

Мисал өчен, «Волжанка «Традиции Тайги» алкогольсез эчемлеге бик тә кызыклы һәм истә кала, тайга урманнарыһәм үләннәр исен аңкытып торган хуш исле тәмгә ия. Аның компонентлары бүгенге буынга - легендар совет лимонадларының тәмнәрен татып карау, өлкән буынга исә аларны тагын бер кат хәтердә яңарту мөмкинлеген бирә. Эчемлекнең составы табигый үсемлек чималыннан (элеутерококк сыгынтысы, дәфнә һәм эвкалипт яфраклары мае, лимон һәм мөшкәт чикләвеге эфир майлары) гыйбарәт.

«Волжанка «Горный лимонад» алкогольсез газландырылган эчемлеге сусауны бик яхшы баса, тонусны күтәрә һәм хәл кертеп җибәрә. Ул совет чорында популяр булган лимонадларның классик рецептурасы буенча әзерләнгән, составында тонусны күтәрә торган левзея сыгынтысы бар, йомшак тәмгә ия.

«Волжанка» продукциясенең бөтен ассортименты югары сыйфат категориясенә караган артезиан сулары нигезендә җитештерелә. Барлык яңа эчемлекләр үз эшчәнлеген турыдан-туры Ундорыдагы «Волжанка» минераль су заводы җитештерү мәйданчыкларында алып бара торган химик-аналитик лабораториянең күп баскычлы катгый контроле астында, бары тик сыйфатлы ингредиентлар нигезендә әзерләнә. 

"Интертат.ру"