Yрнәк татар хатыны

Милли җанлы, иманлы Алсу ханым Назмутдинова - татар автономиясе Заволжье район советының hәм “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсенең иң актив әгъзаларының берсе.

    Татар милли-мәдәни автономиясенең Заволжье район советы hәм аның карамагында уңышлы гына эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы телебезне, динебезне саклап калып үстерү ниятендә hәрдаим төрле чаралар үткәрәләр, бердәм, үзара дус-тату булулары белән башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Әлбәттә инде, hәр оешма аерым кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә генә уңышларга ирешә hәм дәрәҗәләр яулый. Бүген без газета укучыларны менә инде утыз елдан артык милли хәрәкәттә актив катнашып йөрүче, уңган, сабыр холыклы, кешеләргә карата үтә дә игътибарлы, кунакчыл Алсу ханым Назмутдинова белән таныштырабыз. Ул шушы көннәрдә 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

    Алсу ханым Татарстанның Буа районы Зур Боерган авылында дөньяга килә. Фәhим абый белән Галия апаның тату гаиләсендә биш бала тәгәрәшеп үсәләр. Авылның hәр баласы кебек үк Алсу да кече яшьтән үк эшкә өйрәнә, тырыш була. Абыйлары Фәргать, Интал hәм Ингель әтиләренә ир-ат эшен башкарырга булышсалар, олы кыз Алсу әнисенең төп ярдәмчесенә әверелә. Сеңелесе Айсылу белән алар аш-су тирәсендә мәш килергә яраталар. Өйне пөхтә итеп тоту, гөлләр үстерү, көянтә белән чишмәгә суга бару, тегү hәм чигү - болар барысы да уңган кызлар җилкәсенә төшә.

    Авыл мәктәбен уңышлы гына тәмамлагач, Алсу Ульяновск шәhәренә юл тота hәм сәүдә техникумына укырга керә. Хезмәт юлын гади сатучы сыйфатында башлап җибәргән булдыклы авыл кызы кыска гына вакыт эчендә кибет мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Нәкъ шул чорда ул үзенең язмыш сукмагында  сөйгән ярын, тәүге мәхәббәтен - күрше Тинчәле авылы егете Рафаэль Назмутдиновны очрата. Алар гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Тату гаиләдә мәхәббәт җимешләре - кызлары Регина белән Эльвира үсеп буй җитә. Бүген алар балдан татлы дүрт оныкларының бәхетенә hәм уңышларына шатланып яшиләр.

    Язмам героеның хәләл җефете Рафаэль Әмин улы – төбәгебездә танылган шәхес. Ул өч дистә елдан артык инде милли hәм дини эшләрнең үзәгендә кайный. Яраткан тормыш иптәше өчен ышанычлы терәк hәм таяныч, киңәшче булган Алсу ханым җәмәгать эшләрендә дә аңа ярдәм кулы суза, мөмкин кадәр булышлык күрсәтә. Ул төпле, файдалы киңәшләрен бирә, шәhәребезгә ераклардан килгән мөхтәрәм кунакларны милли ризыклар пешереп, ачык йөз белән каршы ала hәм олы хөрмәт күрсәтеп озатып кала.

    Алсу ханым - “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Заволжье район бүлекчәсенең тынгысыз йөрәкле, актив әгъзасы. Ул бер генә милли-мәдәни hәм дини чарадан да читтә калмый, аларны оештыруда hәм үткәрдүдә бөтен күңелен биреп  катнаша. Татар фольклор ансамбле hәм үзешчән театр коллективы репетицияләренә дә бик теләп, ашкынып йөри. Тыйнак, сабыр холыклы, шул ук вакытта туры сүзле, гаделлекне яратучы Алсу ханым бар эшкә дә өлгерә. Казан шәhәрендә сеңелесе Айсылу тәрбиясендә көн күрүче әнисе янына атна саен диярлек барып йөрергә дә вакыт hәм мөмкинлек таба. Тәмле күчтәнәчләрен күтәреп, газиз кешесенең хәер-фатихасын алыр өчен башкалабызга юл тота ул.

    Алсу ханым әнисенең киңәшен, үгет-нәсыйхәтен тормышка ашыруы белән дә бәхетле. Ул акрын гына дин юлына баскан, биш вакыт намазын калдырмый. Тормыш рәвеше, акыллы hәм сабыр булуы белән башкаларга үрнәк күрсәтеп яши. Иманлы, милли җанлы татар-мөселман хатыны нәкъ шундый булырга тиеш тә инде.

      Рузия ХӘЛИМОВА.