Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр бар

Күп балалы гаиләләр өчен шатлыклы хәбәр: күптән түгел аларның бюджетына йогынты ясый торган яңа законнар гамәлгә керде.

«Путин түләүләре»  

Быелның 12 маеннан беренче һәм икенче бала алып кайтучыларга пособиеләр билгеләү кагыйдәләре үзгәрде. Халык аны “Путин түләүләре” дип атый. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалары булган гаиләләргә карый. Пособие узган елдан бирле түләнеп килә һәм ул төбәктә билгеләнгән бала өчен яшәү минимумы күләмен тәшкил итә.

Төбәкләргә карап суммасы да аерыла, ә ил буенча уртача алсаң, бу аена ун мең сум тирәсе.  Әгәр элек пособие өчен гаризаны даими теркәлү урыны буенча гына тапшырырга кирәк булса, хәзер вакытлыча яшәү урынына да бирергә рөхсәт ителде. Бу пособие җан башына уртача керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга кимрәк булган гаиләләргә генә карый.  

– Гаилә тиешле пособиене вакытлыча теркәлгән төбәктә алачак, – дип аңлата Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Андрей Исаев. Тик түләүне ике җирдән дә алырга ярамый. Алынган пособиеләр Россия буенча теркәлеп барылачак. Әгәр дә ике урынга гариза язучы тотылса, аерманы кире кайтартачаклар.  

Ипотекага 450 мең  

2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә туган өченче һәм аннан соңгы балалар өчен (шул исәптән уллыкка алынган балаларны да кертеп) ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча биреләчәк. Ипотекага түләүдә ана капиталын да тотарга мөмкин (2019 елда ул 453.026 сум).  

Шартлары: бу программада баланың ата-анасы гына катнаша ала һәм шул ук вакытта алар Россия гражданнары булырга тиеш. Ипотекага түләү бары тик Россия банкында яки “ДОМ РФ” АҖ генә рәсмиләштерелә.  Бу яңалыкны хәл ителгән дип санарга мөмкин. Әмма 16 майда Думада әлеге закон проектының укылышы кичектерелде.  

– Бу мәсьәләнең закон кабул итмичә генә, хөкүмәт карары нигезендә генә җайга салынуы да ихтимал, – дип аңлатты Андрей Исаев.

Налоглар буенча льготалар  

Күп балалы гаиләләргә (керемнәренә карамыйча) налог ташламалары да гамәлгә керде. Алар 6 сутый мәйдандагы җир налогыннан тулысынча азат ителде. Моңа кадәр күп балалы гаиләләр фатирның 20 кв метрына, йортның 50 кв метрына налог түләмиләр иде. Хәзер өч һәм аннан да күп балалы гаиләләрне тагын 15 кв метр (җәмгысе 35 кв метр) торак мәйданына налог түләүдән азат иттеләр, дип хәбәр итә "Матбугат.ру".