«Ак калфак»лылар - Чатыр таулы Азнакайда

Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы активистлары Татарстанның Азнакай районында булып кайтты. Анда ике төбәкнең милли җанлы гүзәл затлары үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр. Семберлеләргә данлыклы Чатыр тау җыенында катнашырга да насыйп итте.

Дуслар кунакка чакыра

    Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдә эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы вәкилләрен чакырып, төрле җыеннар, семинарлар, форумнар үткәрә. Уңган хуҗабикәләр өчен оештырылган мастер-класста шәhәребезнең милли ризыклар пешерү буенча танылган остасы Наилә апа Ибатуллова да катнашкан иде. Ул анда Татарстанның Азнакай районы Буралы авылы «Ак калфак» оешмасы рәисе, үзе кебек үк аш-су остасы Фәридә Шәйдуллина белән дә танышырга өлгерә. Шуннан бирле алар аралашып яшиләр, дуслык элемтәләре көннән-көн ныгый бара. Һәм менә, ниhаять, без - Ульяновск «Ак калфак»лылары, Чатыр таулы, милләтебезгә данлыклы шәхесләр - театр артистлары Нәҗибә Ихсанова белән Әзhәр Шакировны, гармунчы Шәфәгать Салиховны, җырчы Зәйнәп Фәрхетдинованы, юмор остасы Данир Сабиров белән тележурналист Ләйсәнә Садретдинованы биргән Азнакай якларына юл тоттык. Безне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белән Азнакайда туып үсеп, бүген Ульяновск өлкәсендә балалар табибы, онколог булып эшләүче Рафаэль Закиров озата бардылар. Форсаттан файдаланып, аларга олы рәхмәтебезне белдерeбез.

Без - Азнакай җирендә

    Ямьле табигать күренешенә - челтерeп аккан чишмәләргә, ерактан ук балкып утыручы мәчетле, мул тормышлы авылларга, җиләкле аланнарга хозурланып барып, Башкортстан чигендә үк урнашкан Азнакай җиренә килеп җиткәнебезне сизмичә дә калдык.

    Безне җирле «Ак калфак»лылар Буралы авылы янәшәсендәге чишмә буенда күмер самавырлары кайнатып, җыр-бию белән каршы алдылар. Чәй табыны артында озак кына сөйләшеп утырдык, тәҗрибә уртаклаштык. Аннары ике төбәкнең оешма рәисләре – Кәримә Алиуллина белән Эльвира Галиева үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне имзаладылар. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин әлеге очрашуны оештыру максатында зур тырышлык куйган тынгысыз йөрәкле милләттәшебез - Буралы авылының «Ак калфак» оешмасы рәисе Фәридә Шәйдуллинага рәхмәт сүзләрен юллап, Мактау грамотасы белән бүләкләде. Фәридә ханым җитәкчелек иткән оешма, чынлап та, зур эшләр башкара икән. Алар милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар үткәрәләр. Нәтиҗәсе күзгә күренерлек: авыл уртасында «Чәкчәк» дип исемләнгән хәләл кибет ачылган. Тегү hәм чигү эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Yз куллары белән милли күлмәкләр hәм чигүле алъяпкычлар тегеп кигәннәр. Күчтәнәчләребезне күтәреп, картлар йортына бик еш барабыз, аралашуга сусаган әби-бабайларга концерт та куеп кайтабыз, ди алар. Туган җирләре данын еракларга тараткан күренекле якташларын хөрмәтләргә да онытмыйлар. Бүген зираты гына торып калган Яңа Ташлыяр авылы кызы - Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанованың хәл-әхвәлен белешәләр, юбилей кичәләрен оештыралар. Без тырыш, булдыклы милләттәшләребезнең эш-гамәлләренә чиксез сокландык.

    Ә көннең икенче яртысында Ульяновскиның танылган табибы Рафаэль Закировның туган авылы Сәпәйдә булдык. Сәпәй болыннарында үскән эре җиләкләр белән чиләкләребез тулганны сизмичә дә калдык.

    Янәшәдә генә җәелеп киткән Чатыр тауга без караңгы төшә башлагач кына күтәрелдек. Чатыр тау - Татарстан Республикасының иң югары ноктасы, аның биеклеге - 334 метр. Азнакайга килгән бер генә кеше дә әлеге тау башына менмичә китмидер, мөгаен. Без дә баскыч буйлап югарыга таба атладык. Тау башына менеп җиткәч, барлык ару-талулар да тәмам онытылды. Биредә үзеңне нәкъ менә әкияттә сыман хис итәсең. Ни гаҗәп, район территориясендә урнашкан барлык авылларның да кичке утлары әллә кайдан күренеп тора.

«Чатыр тау җыены»

    12 июль иртәсе яңгырлы булуына да карамастан, менә инде тугызынчы тапкыр оештырылган «Чатыр тау җыены»на юл алдык. Исеме үк Чатыр тауга чакырып торганга, без туп-туры кабат югарыга үрмәләдек. Менеп җиткәч, шактый вакыт үз күзләребезгә ышанмый тордык - тау башында беркем дә юк иде. Азнакайлылар бәйрәмне тауның итәгендә - урман эчендәге аланлыкта үткәрәләр икән. Без анда барып җиткәндә көн ачылып, кояш кыздыра башлаган иде. Биредә Буралы авылы «Ак калфак»лылары белән кабат очраштык. Фәридә ханым чәкчәк ясау буенча мастер-классны семберлеләр өчен махсус оештырды. Ульяновск якларында әзерләнә торган бавырсак аларда чәкчәк дип атала икән. Без мәйданда күмәкләшеп азнакайлыларга чәкчәк пешердек. Табигать кочагында ризык тәмле була, диләр. Сембернең гүзәл затлары ясаган чәкчәк тә искиткеч тәмле килеп чыкты.

    Ике көнлек сәфәребез ахырына да якынлашты. Азнакайлылар белән кабат очрашырга сүз куешып, хуҗаларга рәхмәт әйтеп юлга кузгалдык.

    Рузия ХӘЛИМОВА.