Зур Чирекледә мәдәният-күңел ачу үзәге ачарга җыеналар

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов Николаевка районы Зур Чирекле авылына эш сәфәре вакытында элеккеге башлангыч мәктәп бинасын да карады. Әлеге мәктәп базасында мәдәният-күңел ачу үзәге булдыру күздә тотыла.

      - Ремонттан соң бу бинада авыл клубы белән китапханәне, шулай ук почта бүлекчәсен урнаштыру турында карар кабул ителде. 2019 елда гражданнарның җирле инициативаларына булышлык күрсәтү проекты кысаларында бинаның түбәсен ремонтлау, тәрәзәләрен, ишекләрен hәм электр чыбыкларын алмаштыру, бүлмәләргә косметик ремонт ясау, идәннәрне буяу hәм җылыту системасын яңарту каралган. Ремонт эшләре 2019 елның октябрь аенда тәмамланып, мәдәният-күңел ачу үзәге Зур Чирекле авылы халкына хезмәт күрсәтә башлар дип көтелә,- диде Ульяновск өлкәсенең cәнгать hәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова.