Йөрәге кояш кебек балкый

Гакыйль Сәгыйровны Татарстан Республикасында, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташы дип саный.

1938 елда ул Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туган, мәктәптә укыган. Әтиләре фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе Хәбибҗамал апаның туган авылына - Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченә.

Бала чагында зирәк һәм елгыр булып үскән Гакыйль Сәгыйров үсмер чагыннан инвалид креслосына утырырга мәҗбүр була. Умыртка сөягенә уңышсыз операция ясатып, хәрәкәтсез калгач, каләмен теш арасына кыстырып, шигырьләр, хикәяләр яза башлый, читтән торып сынлы сәнгать институтын тәмамлый һәм графика ысулы белән рәсемнәр ясый. Соңгы елларда әдип Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил Сәгыйров гаиләсендә яши. Ул 2009 елның 29 июлендә 71 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнә.

Гакыйль Сәгыйров - сигез китап, егермеләп график рәсемнәр авторы. Шагыйрь - Татарстанның Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Ульяновск өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләре иясе. Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе бүлекчәсе аны "Намуслылык" премиясе белән бүләкли. СССРның халык артисты Вера Ершова, бүләкне тапшырганда, Гакыйль алдына чүгеп, аңа олы хөрмәтен белдерә.

Гакыйль Сәгыйровның фаҗигале тормыш сынауларын җиңеп яшәве һәм аның язып калдырган әдәби мирасы - күпләребез өчен сабырлык үрнәге. Үз ирке белән бер генә адым атлый алмаса да, аның даны бик еракларга тарала. Гомере буе тән һәм җан газаплары кичерүенә карамастан, ул янына килгән кешеләргә киңәшләр биреп, авыр чакта юата да белә иде. Аның шигырьләре яшәү мәгънәсен аңларга, дөнья ямен тоярга һәм тормыш гүзәллеген күреп яшәргә ярдәм итә. Гакыйль Сәгыйров - шундый хәлдә дә халкыбызны яклап, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәгән кеше. Ул һич кенә дә зарланмый. Аның әсәрләрен укыганнан соң, оят булып китә, вак-төяк хәсрәтләрең онытыла. "Ике кояш" дип аталган шигырендә мондый юллар бар:

Ике кояш бар дөньяга - күктә берсе,

Йөрәкләрдә икенчесе, иң көчлесе.

Шундый йөрәк белән яшәде һәм иҗат итте Гакыйль Сәгыйров. 2018 елда татар җәмәгатьчелеге аның 80 яшьлеген билгеләп үткәндә, истәлеген мәңгеләштерү өчен, туган авылында музей ачарга карар кылдылар. Инициатива Самара һәм Ульяновск өлкәләре хөкүмәтләрендә, киң җәмәгатьчелек һәм эшкуарлар арасында хуплау тапкан иде.

Быел, 29 июльдә, Гакыйль Сәгыйровның вафатына 10 ел була. Шагыйрьнең йорт-музеен булдыру эшенә битараф булмаган кешеләрдән бу эшкә үз өлешләрен кертүен соралабыз.

Реквизитлар:

433013, г.Самара, ул. Чернореченская, д. 50, 3 этаж, к. 301. Тел.: (846) 340-90-00, 336-12-00, факс: (846) 332-28-72, e-mail: gk3409000@yandex.

ИНН 6317132254, КПП 631701001, ОГРН 1186313111203, р/с 40703810654400002401 Поволжский банк ПАО Сбербанк г. Самара, к/с 30101810200000000607, БИК 043601607.

Благотворительный фонд поэта, художника и писателя Гакиля Сагирова.