Иршат хәзрәт Шакуровка - 80 яшь

Мәләкәс районы Мулловка бистәсе мәчетендә имам-хатыйб Иршат хәзрәт Шакуровның 80 яшьлек күркәм юбилеена багышланган мәҗлес узды.

Берничә йөз татар кешесе яшәгән бу бистәдә 1994 елда мөселман мөхәлләсе рәсми рәвештә теркәлә. Халкыбыз һәм динебез язмышына битараф булмаган милләттәшләребез бөтен көчләрен туплап мәчет салу эшенә керешәләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, 2000 елда Аллаһы йорты сафка бастырылып, тантаналы рәвештә ачыла. Тынгысыз йөрәкле Иршат хәзрәт шушы изге эшләрдә актив катнаша, традицион исламны җәелдерүгә үзеннән зур өлеш кертә. 2005 елда аны мәхәллә рәисе итеп сайлап куялар, ә 2011 елда ул имам-хатыйб итеп билгеләнә.

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин имам-хатыйб Иршат хәзрәт Шакуровны нәзарәтнең "Әль-Ихлас" дип исемләнгән медале белән бүләкләде. Күренекле аксакалның өлкә мөселманнары каршындагы казанышлары һәм фидакарь хезмәте җитәкчелек тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.