"Өмет"кә алдан язылу башланды

Ульяновск өлкәсенең почта бүлекләрендә 2020 елның беренче яртыеллыгына (январь-июнь) газеталарга алдан язылу башланды.

Ягъни сез 1 сентябрьгә кадәр теләсә-кайсы почта бүлегенә кереп, 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен "Өмет" ("Эмет") газетасына 413 сум 34 тиеннән язылып куя аласыз.

Шулай ук www.podpiska.pochta.ru сылтамасы аша кереп, "Почта России" ярдәме белән интернетта язылырга була.

"Өмет"кә язылырга ашыгыгыз, онытмагыз!

Газетаның индексы - ПР597