Әй, күңелле бит Сабантуйлары!

Сабан туе - ул бер көнлек

Аның рухы дәвамлы...

Атна, ай, ел буена көчле,

Дәртле итә,

Тырыш итә халыкны.

     6 нчы июль көнне Яңа шәһәрнең  "Прибрежный" паркында татар халкының изге, көтеп алынган бәйрәме гөрләп үтте. Июль ае - отпускалар чоры булуга карамастан, халык бик күп җыелган иде.

     Быел Буа, Тәтештә, Арча районы Зур  Ашыт авылында узган Сабантуйларны күрергә насыйп булды. Үзебезнең районда үткәрелгән Сабантуйга ничек бармыйча каласың инде?! Без килгәндә Сабантуй мәйданы гөрләп тора иде. Дини китаплар, милли киемнәр сату буенча сәүдә рәтләре янында халыкның күплегенә хәйран калырлык иде. Дуслар дуслары, туганнар туганнары белән очрашу мизгелләре, һәркемнең күңелендә бәйрәм хисе.

      Сабантуй мәйданыннан ерак түгел генә ишетелгән бала-чага тавышы игътибарымны җәлеп итте. "Сабан туе - уеннар туе", -дип юкка гына әйтмиләр бит. Һәр төп ярышта диярлек иң башта балалар, үсмерләр көч сынаша, аннан соң гына зурлар мәйдан яулый. Шәһәребезнең 64 нче мәктәбе укытучылары Наталья Геннадьевна, Колдина Элла Эрнестовна, Манушина Ирина Анатольевна, Кузнецова Нурзифа Зәбихулла кызы балалар өчен төрле уеннар уйнатып мәш киләләр. Капчык киеп чабу, чүлмәк вату, бауга беркетелгән төрле әйберләрне, күз бәйләп, кисү ярышы, скакалка белән кем күбрәк сикерә, чиләккә туп тидерү кебек  уен - ярышлар үткәрелде. Уеннар көчле алкышлар белән барды, беркем дә бүләксез калмагандыр. Ә менә татарча җырлар  җырлау, шигырьләр сөйләү буенча ярыш русча гыны барды. Бары бер бала гына татар телендә шигырь куплеты сойлэде. Бу бала кайсы мәктәптән икән, дип кызыксына башлаган идем, ул да булса, әбисе белән кунакка килгән Әскәр исемле малай булып чыкты.

    Хөрмәтле ата-аналар, әби -бабайлар! Бу, әлбәттә, һәркем өчен дә уйланырлык хәл. Хәзерге заманда рус телен һәркем яхшы белә. Халкыбызның милли Сабан туенда татар шагыйрьләренең шигырьләре, татар җырлары яңгырап торырга тиеш. Яңа шәһәрдә ел саен Сабантуйлар, ел саен төрледән-төрле уеннар үткәрелә. Ел буена бер шигырь өйрәнеп  килеп, матур итеп саф татар телендә сөйләсәләр, һәркем өчен дә зур шатлык булыр иде. Киләсе Сабантуйга татарча шигырь сөйләү, җырлар җырлау ярышларына, балалар, сезне көтеп калабыз.

    Бер көнлек  Сабантуйдан мин ел буена житэрлек шундый хисләр белән кайтып киттем.

Зилә Мухаметшина,

Ульяновск дәүләт техник университетының 2 нче курс студенткасы.