Урта Исәнтимердә тиздән яңа ФАП ачыла

Шушы көннәрдә генә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләре тәмамланды. Яңа ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» программасы нигезендә сафка бастырылган.

    Яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләренә барлыгы 6 миллион сумнан артык акча сарыф иткәннәр. Хәзер медучреждение лицензия алу процедурасын уза һәм бу мөhим эш август аенда төгәлләнәчәк.

    Шушы авылда яшәүче Гөлсирә Нургалиева яңа фельдшерлык пункты ачылуын түземсезлек белән көтә.

    - Яңа hәм матур, җылыту системасы hәм канализациясе дә булган медпункт безнең авылга бик тә кирәк иде. Без аның ачылуын зур түземсезлек белән көтәбез,- ди ул.

    Яңа ФАПка заманча медицина җиhазлары - электрокардиограф, ИВЛ аппараты, дефибриллятор, ЭКГ аппараты кайтартылган.

    Фельдшер Җария Әхмeтҗанова бу авылда узган гасырның 70 нче елларыннан бирле эшли инде hәм эш урынының яңаруына чиксез сөенә.

    - Дистә еллар буе хезмәт иткән иске бинаны ташлап чыгуы авыр, әлбәттә, әмма ул медицина оешмаларына карата билгеләнгән бүгенге таләпләргә туры килми инде. Безнең авылда 1 меңгә якын кеше яши hәм яңа ФАП бик тә кирәк,- ди сәламәтлек саклау хезмәткәре.

    Өлкәбез районнарында яңа ФАПлар ачу РФ Президенты тарафыннан билгеләнгән максатка ирешүгә - халыкка күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын hәм күләмен арттыруга булышлык итә. Губернатор Сергей Морозов шәхси контролендә тоткан шушы эш нәтиҗәсендә, 2019 елда 543 мең кеше медучреждениеләрдә профилактик тикшеренү узачак, ә 2024 елда бу күрсәткечне 834 мең кешегә кадәр җиткерү бурычы куела. 2021 елга чаклы ике яңа ФАП төзеләчәк, тагын дүрт пунктны капиталь ремонт көтә. 2020 елда өлкә сәламәтлек саклау министрлыгы 31 мобильле медицина комплексы сатып алачак.