Зур Чирекледә 120 урынлы балалар бакчасы төзиләр

Николаевка районы Зур Чирекле авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасын төзиләр.

    8 июльдә Губернатор Сергей Морозов төзелеш мәйданчыгында булды hәм Зур Чирекле халкы белән авылның киләчәктә үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышты.

    - Соңгы елларда Зур Чирекле авылында демографик күтәрелеш күзәтелә, кyп балалы гаиләләр саны арта. Шуңа күрә балалар бакчалары төзүне дә күздә тоткан «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыруга керешкәндә, Зур Чирекледә яшәүчеләрнең тәкъдимен исәпкә алып, бу авылда бассейны да булган балалар бакчасы төзү турында карар кабул иттек. Президент май ае Указында балалар бакчаларында мөмкин кадәр күбрәк ясли группалары ачу бурычы да куйды. 2019 елда без Ульяновскиның «Искра» hәм «Новая жизнь» микрорайоннарында яңа садиклар ачарга, ә Барыш белән Зур Чирекледә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрен төзүне дәвам итәргә җыенабыз,- диде төбәгебез башлыгы Сергей Морозов.

    Ульяновск өлкәсенең мәгариф hәм фән министры Наталья Семёнова билгеләп үтүенчә, Зур Чирекледә балалар бакчасы «Демография» илкүлeм проектының «Хатын-кызлар мәшгульлегенә булышлык итү» программасы буенча төзелә. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе төзелешенә 158 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Яңа бакчада нәни балалар өчен дә группалар булдыру каралган.

    - Хәзерге вакытта бу авылда 100гә якын бала чиратта тора. Шулай ук учетта тормаучы ата-аналар да сабыйларын садикка йөртү теләге белeн гаризалар тапшыралар. Проект буенча ясли яшендәге сабыйлар өчен ике группа ачып җибәрү күздә тотыла,- дип сөйләде Наталья Семёнова.