Балны ничек сайларга?

Файдалы үзлекләрен югалтмаслык итеп балны дөрес итеп ничек кулланырга? Сыйфатлы продуктны ничек сайларга һәм суррогат сатучыларның хәйләсенә ничек эләкмәскә?  Бу хакта “Аиф” басмасына 25 еллык стажы булган умартачы Виктор Украинский сөйләгән.

Йокысызлыктан һәм инсульттан

Йорт бал кортлары җыйган бал да, кыргый кортлар җыйган бал кебек үк файдалы матдәләр хәзинәсе. Балның химик составы бик катлаулы. Анда Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да бар диярлек. Мәсәлән, алюминий, хлор, кремний, цинк, осмий, бром һәм башка бик күп элементлар. Шулай ук составында витаминнар һәм аминокислоталар: А витамины, В (В1, В2, В6), С, Е, РР, К витамины группалары, пантотен кислотасы һәм башка кирәкле кислоталар бар.


Бал төрләрен төрлечә кулланырга кирәкме?

Юкә балы иң популяры. Һәм ул иң файдалы балларның берсе булып санала. Чөнки көчле антибактериаль үзлеккә ия, тын юллары һәм ашкайнату системасын дәвалау өчен уңышлы кулланыла.  Караңгы төстәге карабодай балының үзенә генә хас төсе һәм исе бар. Ул бик күп витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аның бактерицид үзлекләре дә билгеле. Шулай ук аны ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалауда киң кулланалар. Көнбагыш балында бик күп элементлар һәм аминокислоталар бар. Аны тамак, үпкә авыруларын дәвалаганда кулланалар.  Кандала үләне (донник) балында кумарин дигән матдә бар. Ул канны сыегайта һәм инфаркт белән инсультны кисәтә. Шуңа күрә дә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә табиблар шушы төрдәге балны даими кулланырга киңәш итә.

Интертат