Салаватның артына кем типкән?

Бу сорауга мәңге җавап таба алмаячаксыз.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруында тормыш һәм дөньяга карашы турында сөйләде. Ул дөньяда тәртип юклыгына борчылуын әйтте, дип яза "Интертат".

"Һәркем үз урынында эшләргә тиеш. Гаилә өчен дә, ил өчен дә җавап бирергә тиеш, шунда гына тәртип була", - дигән Салават.
Инсаф Абдулланың "Сезне нәрсә борчый?" дигән соравына ул "яшьләр" дип җавап биргән һәм үзе белән булган бер очрак турында сөйләгән.

"Яшьләрне замана бик тиз үзгәртә. Ничәнчедер сыйныфта укыганда клубка чыккан өчен бер укытучы артыма типте. Сәгать тугыздан соң чыгу ярамый иде. Шулкадәр итеп типте, ул әлегә кадәр авырта. Мин аңа үпкәләмим. Авыр туфрагы җиңел булсын инде, китеп барды бу дөньядан. Шулай кирәк булгандыр. Бер әйткәндер, чыкмагыз клубка, дип, ике әйткәндер, түзмәгәндер...
Тәрбия юк. Олыны - олы, кечене кече итмиләр. Әти-әнигә кычкыру гына түгел, сугалар. Бу - мәгънәсезлекнең азаккы чиге. Моның азагы булырга тиеш. Әгәр дә без - кешеләр - бу нәрсәне эшләмибез икән, Аллаһы Тәгалә моны эшләячәк", - дигән Салават Фәтхетдинов.

"Кызыл тан".