Якташыбыз Казанда мәчет салдырган

Казанның Зур Клыки бистәсендә тантаналы рәвештә Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте диния оешмасының җирле “Саләх” мөселман мәхәллә мәчете ачылды. Чарада дин әһелләре, иганәчеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашкан кешеләргә рәхмәт әйтте. Хәзрәт “Татарстан халкының динен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен” ТР Диния нәзарәтенең истәлекле медале белән ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлаховны бүләкләде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов (танылган галим Ульяновск шәһәренең 1 нче санлы гимназиясен тәмамлаган) мәчетнең тарихын сөйләде. “Якынча 2003-2004 елларда без мәрхүм абыем белән мәчет төзергә нәзер бирдек. Шушы урынны сайладык, мәчетнең проектын булдырдык һәм төзү эшләрен башладык. Ул этапта безнең иганәчеләр дә табылды. Цоколь биеклегендәге катны төзедек, әмма шуннан соң эшләр тукталды”, - дип сөйләде Мәкъзүм Сәлахов.

Аның әйтүенчә, якынча 4 елдан соң гына Кабан арты мәчете имамы булган Нурислам хәзрәт Ибраһимов мәчеткә яңа сулыш биргән. “Ул үз мәхәллә кешеләре арасында үз хисапларына һәм энтузиазмнары белән мәчетне төзергә әзер булган кешеләр тапты”, - диде ул.

Аерым рәхмәтне Мәкъзүм Сәлахов Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга әйтте. Татарстан Президенты киңәшчесе Камил Исхаков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тәбрикләде. “Мәчеткә бик күп көч һәм тырышлык салынган, акча да табылган, монда кеше чын күңелдән эшләгән”, - диде Камил Исхаков.

300 кешегә исәпләнгән, 500 квадрат метрны тәшкил итүче “Саләх” мәчете Казанның Мамадыш тракты, 18нче йорт адресы буенча урнашкан. Мәчетне төзү эшләре 2015 елда башланып китте, 2018 елның 4 сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Изге Рамазан аенда ярымай куелды.