«Телне саклау өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк»

Татар мәдәнияте үзәгендә Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең чираттагы форумы әнә шундый девиз астында үтте.

    Өлкәнең яшьләр үсеше министрлыгы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Яңа буын» җәмгыяте активистлары тырышлыгы белән оештырылган форумда студентлар, эшче яшьләр hәм авыл районнары вәкилләре катнашты.

    Yзәкнең фойесында төбәгебез татар яшьләренең төрле проектлар hәм чараларда катнашуын hәм казанышларын чагылдырган фотосурәтләр, шулай ук татарча китаплар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Биредә шулай ук гүзәл затлар өчен калфак чигү буенча «Энҗеле калфак - үзең чик тә, үзең так» дип исемләнгән мастер-класс та үткәрелде.

    Мәркәзебез Казаннан килгән шәрәфле кунак Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде hәм егет-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, татар телен саклап калу буенча төпле киңәшләре белән бүлеште.

    Аннары форумда катнашучыларны «Массакүләм мәгълүмат чаралары hәм яшьләр», «Яшь бизнесменга 100 сорау», «Яңа мәдәният» темаларына дискуссион мәйданчыклар көтә иде.

    Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Тәбрис Яруллин hәм Ульяновск өлкәсенең яшьләр үсеше министрлыгы вәкиле милли-мәдәни чараларда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр, шулай ук сертификатлар тапшырдылар.

    - Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм татар автономиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, «Яңа буын» оешмасы рәисе Лилия Кәримова әлеге форумны оештыру максатында бик күп көч куйдылар, аларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Татар яшьләрен ана телен hәм милли мәдәниятне өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тоткан шундый форумнарны ешрак үткәрергә кирәк,- диде өлкe Губернаторы администрациясе вәкиле Андрей Чирков.