Сергей Павлик – дөнья чемпионы

23 июньдә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында Сабан туе узды. Миңгәрдә зурдан, колачлы итеп Сабантуйлары уздырыла башлауга быел унсигез ел була.

    Туган төбәкне, аның кешеләрен данлау, таныту, гореф-гадәтләрне яңарту ниятеннән башланган бәйрәм-тамаша хәзер инде Татарстан, Рәсәй киңлекләреннән тыш бик күп башка илләрдә дә яхшы мәгълүм. Шунысы да шатлыклы: Миңгәр Сабан туе эчтәлеген баета, мәртәбәлерәк була бара. Ә инде безнең өчен иң сөенечлесе - әлеге бәйрәм мәйданында якташыбыз, Димитровград пәhлеваны Сергей Павлик татар көрәше буенча янә дөнья чемпионы исемен яулады.

    Әлеге бәйгегә 40 илдән 200гә якын спортчы – көрәшче килгән. Чемпионатта Корея, Төрекмәнстан, Казахстан, Әфганстан, Әрмәнстан, Грузия, Әзeрбәйҗан, Белоруссия, Таҗикстанның hәм Балтыйк буе илләренең иң көчле көрәшчеләре катнашкан. Әлбәттә инде, Рәсәйнең төрле төбәкләре батырлары да осталыкларын күрсәткәннәр.

    Безнең өлкә командасы, hәрвакыттагыча, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты, Татарстанның hәм Ульяновск өлкәсенең атказанган физкультура hәм спорт хезмәткәре Фәнис Хатыйп улы Заббаров җитәкчелегендә барды.

    Миңгәр Сабан туена кадәр көрәшчеләрнең очрашулары мәркәзебез Казанның «Универсиада авылы» спорт сараенда үткәрелгән.

    «Көрәшчеләр матур ярыш үрнәкләре күрсәттеләр,- ди Фәнис Заббаров, hаман да әле соклану хисләрен югалтмыйча. - «Универсиада авылы»ннан финалистларны Миңгәргә алып киттеләр. Бу авыл Сабан туе, чын мәгънәсендә, грандиоз тамаша. Мишә буендагы тугайлыкта 40-50 меңгә якын төрле милләт вәкиле тамаша кыла, уеннарда көч сынаша, күңелен күтәрә, дәрт-дәрманын сыный, бүләген ала».

    Заманында шаулап утырган кара урманнары, шул кара урманнарны телеп аккан тирән елга, инешләре, кыйблага карап сәҗдә кылган серле таулары, шул тау итәкләреннән тибеп чыккан шифалы чишмәләре белән дан тоткан яклар бу Саба яклары. Коръәни-Кәримдәге  «Саба» сүрәсенең изге исемен йөрткән Саба яклары...

                   Саба-йортта кемнәр бар?

                   Саба-йортта меңнәр бар,

                   Саба-йортта Миңгәр бар.

                   Миңгәрдәге чишмәләргә

                   Нинди тагын тиңнәр бар.

                   Егетләрнең күкрәгендә

                   Тау күчерер көчләр бар!

                                      Зиннур Хөснияр.

    Көрәш hәр татарның канындадыр ул. Yзен чын ир-егет дип санаган hәркем көрәшеп карарга тырыша.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Татарстан Хөкүмәте дә милли көрәшебезгә битараф түгеллеген республика башлыгының hәм башка җитәкчеләрнең тамаша кылулары дәлилли.

    «Көрәш ул спорт төре генә түгел, үзенә күрә бер мәдәният чарасы да. Аның киеме бар, сөлгесе бар, кагыйдәләре бар. Ул халкыбызның милли йолаларын туплаган яшәү рәвеше дә»,- ди Президент Рөстәм Миңнеханов.

    Әйе, без Сабантуйлы халык. Һич арттырусыз, яңа елга аяк басуга Миңгәр Сабан туена әзерлек башлана икән. Максат шул: бәйрәмгә килгән hәркем рәхәтләнеп күңел ачарга, ял итәргә, рухи яктан ләззәт алырга тиеш. Ә ләззәтләнергә сәбәп күп булган. Оригиналыннан күпкә биегрәк Сөембикә манарасы макеты гына да халыкны хәйран калдырган. Төрледән-төрле уеннар, танылган эстрада йолдызларының концерты - барысы да онытылмас мизгелләр.

    Yз авырлык категориясендә (100 килограммнан артык) җиңеп,  дөнья чемпионы исемен яулаган якташыбыз Сергей Павликны hәм аның тренеры Фәнис Хатыйп улы Заббаровны чын күңелдән котлыйбыз. Пәhлеванның бүләкләре – түбәтәе, камзолы, 100 мең сумлык акчалата премиясе өчен шатланабыз.

    Миңгәрдәге истә калырлык тантаналар, онытылмас көрәш бәйгеләре Рәсәй күләмендәге татарча көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Мидехәт улы Миңнәхмәтов тырышлыгына, тапкырлыгына бәйледер, мөгаен. Ул үз тәбәген, туган авылын, торган авылын яңартуга, төзекләндерүгә зур өлеш керткән. Шунысы да сокландыра: нинди генә югары даирәләрдә аралашуына, иң дәрәҗәле исемнәргә ия булуына да карамастан, ул масаючан кеше түгел. Һәр кеше белән үзен тигез тотучан, шундый ук гади, үз кеше. Шуңадыр инде, халыкның аңа карата хөрмәте зур. Авылдашлары Җәүдәт Миңнәхмәтовка мең рәхмәтле. Әлеге рәхмәт сүзләренә без дә кушылабыз.

Равил ШӘФИГУЛЛИН, шагыйрь,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Димитровград  шәhәре.