Кафиятулловлар гаиләсе социаль контракт буенча эшли

Ульяновск өлкәсендә яшәүче 500дән артык кеше социаль контрактка кул куйган.

    Губернатор Сергей Морозов авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләргә булышлык күрсәтү йөзеннән шундый документлар санын арттырырга кушты.

    - Безнең регионда соцконтракт Губернатор Сергей Морозов инициативасы буенча менә бишенче ел инде гамәлдә. Шушы вакыт эчендә 10441 кеше ярдәм алдылар. Акчаны шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны өлешчә түләүгә hәм үз эшеңне ачуга юнәлтергә мөмкин. Быелның башыннан бирле 515 дәүләт социаль контрактына кул куелды. 2019 елда бу максатта регион казнасыннан 68 миллион сумнан артык акча бүленәчәк,- ди өлкәнең гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова.

    Дәүләттән ярдәм алучылар акчаны терлекчелек, кырчылык hәм умартачылык үсешенә юнәлтәләр. Өй шартларында остаханәләр hәм балалар өчен хосусый мәктәпләр ачып җибәрү үрнәкләре дә бар.

    Чардаклы районы Колхозный бистәсеннән Кафиятулловлар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстерә. Апрель аенда бу гаилә ике инкубатор hәм токымлы индоүрдәкләр белән казлар сатып алу максатында соцконтракт төзегән. Моннан тыш, алар теплица ясап куйганнар hәм хәзер яшелчәләр үстерәләр.