Мөслимәләрне теплоходта сәяхәткә чакырабыз!

Ульяновск өлкәсенең мөселман хатын-кызлар союзы 15 июльдә төбәгебез мөслимәләрен теплоходта Идел елгасы буйлап ике сәгатьлек сәяхәткә чакыра.

Анда Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы гимназиясе директоры Камәрия ханым Хәмидуллина «Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү юллары» дигән темага чыгыш ясаячак. Гүзәл затларны милли киемнән килүләрен үтенеп сорыйбыз. Керү – түләүсез. Теплоход 10 сәгатьтә елга портыннан кузгалып китәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 89278193869 (Асия хаҗия Мөлекова).

Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы.