Yрән үрнәк гаиләләре белән данлыклы

Безнең Yрән авылында бөтен яктан да үрнәк булып яшәүче гаиләләр бик күп. Шуларның берничәсен «Сәламәт яшәү рәвеше hәм сәламәт, бәхетле гаилә өчен» өлкә агитпоезды эшләгән көнне мәдәният йортына чакырып хөрмәтләдек.

    Быел Алтын туйларын каршылаган бәхетле пар – Рәис Миhербан улы белән Гөлсинә Әхәт кызы Хайрулловлар менә илле ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алар мәктәп паркында танышып, дүрт ел буе бер-берсен яратышып йөриләр hәм гаилә корып җибәрәләр. Рәис армия сафларына китә, ә Гөлсинә аны зарыгып көтә. Аннары Володарский исемендәге заводка эшкә урнашалар, аларның гомуми стажы 80 елдан артык. Фидакарь хезмәтләре өчен икесе дә Мактау грамоталары hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Рәис абый белән Гөлсинә апа беркайчан да эштән курыкмыйча, йорт тулы терлек асрыйлар, бакчаларында җиләк-җимеш hәм яшелчәләр үстерәләр. Бүген аларның уллары Рөстәм белән Раил, өч оныклары да бар инде. Дәвамнары барысы да үзебезнең Чардаклы районында яшиләр hәм эшлиләр. Бәхетле гаилә булып яшәүнең сере бик гади - сабыр булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк, ди Хайрулловлар.

    Бурхан белән Роза Абдулла кызы Давутовларның гаилә корып бергә яши башлауларына да 50 ел була. Татарстанның Чүпрәле районында туып үскән чибәр кыз Роза белән Германиядә Совет Армиясе сафларында хезмәт итүче булдыклы егет Бурханны уртак дуслары таныштыра. Никах укытканнан соң, яшь килен безнең авылга күченеп килә. Ул 45 ел Володарский исемендәге заводта эшләп, «Ульяновск өлкәсенең хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек була. Уңган хуҗабикә тәмле бәлешләр hәм коймак пешерергә ярата, шулай ук чигү белән мавыга. Ә гаилә башлыгы 40 елдан артык янгын частендә машина йөртүче булып эшли, ул - федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны. Умартачылык белән шөгыльләнә, балыкка бик теләп йөри, hаман да әле мал асрый hәм печәнне үзе чаба. «МЧСка 100 ел» юбилей медале, күп санлы грамоталар hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Давутовларның Наҗия, Алсу hәм Наилә исемле кызлары hәм алты оныклары бар. Алар барлык балаларына да белем биреп, гадел hәм кешелекле булырга өйрәтеп үстергәннәр.

    Минтаhир hәм Нурҗиhан Халилулловлар да менә 55 ел инде тату гомер кичәрәләр. Алар икесе дә Yрәндә туып үсеп, бер мәктәптә укып йөриләр hәм дуслашып китәләр. Чын, сыналган дуслык мәхәббәт хисенә әверелә. Нурҗиhан апаның 40 елдан артык хезмәт стажы бар, ул озак еллар совхозда терлекләр карый hәм федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны исеменә лаек була. Ачык күңелле, оста куллы хуҗабикә бәйләргә, китап укырга ярата, якыннарын телеңне йотарлык тәмле бәлешләре hәм коймак белән сыйлый. Ә Минтаhир абый дүрт дистә елдан артык бер предприятиедә электрик хезмәтен башкара. Алар үз куллары белән йорт салып керәләр, күп итеп терлек, куяннар hәм казлар асрыйлар, бакчаларында тир түгәләр. Гаилә башлыгы бакчада эшләргә аеруча да ярата. Бүген алар өч кызлары белән биш оныкларының уңышларына шатланып яшиләр.

    Хамзә Халилулла улы белән Рузалия Халимовларның матур тормышына да күпләр соклана. Алар икесе дә бер мәктәптә hәм бер класста белем алалар. Рузалия апа Саратовта техникум тәмамлап, Yрән авылы китапханәсендә эшли башлый. Ә Хамзә абый башта - механизатор белгечлеге буенча Мәләкәс училищесын, аннары Рязаново совхоз-техникумын читтән торып бетерә. Күпьеллык тырыш, намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен алар күп тапкыр Почет грамоталары hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Халимовлар дус-тату, аңлашып яшәп, өч бала - кызлары Резидә белән уллары Артур hәм Мансурны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның сигез оныклары да бар инде.

    Ә Тәлгать Мингали улы белән Дания Абдуллаҗан кызы Сафиулловлар Тимер туйларын каршылыйлар - аларның гаилә корып җибәрүләренә 65 ел була. Алар икесе дә безнең авылда дөньяга килеп, бер мәктәптә укыйлар. Дания апа 40 елдан артык совхоз фермасында сыерлар савып, «Ульяновск өлкәсенең хезмәт ветераны» дигән дәрәҗәле исемгә лаек табыла. Ул бәйләргә дә, тегәргә дә, өйләрен чиста hәм пөхтә итеп тотарга да, бакчада hәм ындырда эшләргә дә, бәлешләр пешерергә дә өлгерә. Тәлгать Мингали улы 40 елдан артык гомерен тракторда эшләүгә багышлап, федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны исемен ала hәм дистәләгән грамота, Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Бәхетле парның ике кызлары, өч оныклары hәм ике оныкчыклары бар. Балалары әти-әниләре үрнәгендә ныклы гаиләләр корып, Ульяновск өлкәсендә яшиләр hәм тырышып хезмәт итәләр.

    Тормыш юлыннан менә 70 ел инде бергә атлаучы Мидихәт Гаяз улы белән Нәгыймә Шәрип кызы Габитовлар быел Затлы (благодатный) туйларын билгеләп үтәләр. Алар яшьлек елларында Татарстанның Чүпрәле районыннан күченеп килеп, Yрәндә йорт салалар hәм совхозда эшлиләр. Нәгыймә Шәрип кызы - искиткеч тырыш штукатур-маляр, уңган хуҗабикә hәм аш-су остасы. Авылда туйлар үткәргәндә еш кына аны табын әзерләргә чакыралар. Ә тыл хезмәтчәне статусына ия Мидихәт Гаяз улы балта остасы сыйфатында таныла. Өстәвенә, бакчада да эшли, бозаулар да үстерә. Юбилярлар икесе дә күп санлы грамоталар hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, «Ульяновск өлкәсенең хезмәт ветераны» исемен йөртәләр. Аларның дүрт балалары, сигез оныклары hәм унөч оныкчыклары бар. Бер-береңне ярты сүздән, күз карашыннан аңласаң гына бәхетле гаилә булып яшәргә мөмкин, ди Габитовлар.

 Наилә ЗАБИХУЛЛОВА,

Yрән авылы мәдәният йорты директоры.