Әлфия Рамазанова - Байкал Сабан туе сәхнәсендә

29 июньдә Бурятия Республикасының Хоринск районы Баянгол авылында, Могой күле буенда инде традициягә кереп баручы Байкал Сабан туе гөрләп үтте.

Милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, Забайкалье крае районнары һәм Бурятия халыклары ассоциациясе вәкилләре катнашты.

Быел инде ундүртенче тапкыр оештырылган Байкал Сабан туе сәхнәсендә Ульяновск Татар мәдәнияте үзәгенең "Идел" халык җыр-бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова һәм аның талантлы шәкерте - яшь җырчы Рамил Айметдинов чыгыш ясадылар. Байкал күле буена алар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәдәният министрлыгының чакыруы буенча бардылар.