Казанда татар теле укытучылары киңәшмәсе

28 июньдә Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе базасында “Заманча укытучыга – заманча таләпләр" темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясенең пленар утырышы узды.

Секция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, милли мәгариф, муниципаль органнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, татар телендә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Россия төбәкләрендәге этномәдәни компонентлы мәктәпләр җитәкчеләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган киңәшмәгә Ульяновск өлкәсе мөгаллимнәре дә чакырулы иде. Татар авылларының мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары делегациясенә Мәгариф үсеше институтының милли телләр буенча баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелек итте.