Зөфәр Батыров иҗатыннан

Семберле якташыбыз

 Дмитрий Минаевтан

тәрҗемә тәҗрибәләре

             10 нчы июльдә үлүенә 130 ел

                

Экспромт Эпиграмма Шаярулар

    Охшашлык һәм аерма

«Мин – яшь талант, яңа Байрон!» –

Дип дөньяга игълан ясыйсың.

Британ шагыйрь, искә алсак,

                           Булган аксак,

                           Ә син аерым –

Шигырьләреңдә бик шәп аксыйсың.

          

Боборыкинның «Юлга» романына

«Юлга» икән – хәерле юл – яңа роман.

Кемнәр укыр өчен диеп аны язган?

Коткаруын аны сорыйк аллалардан,

Бара-бара Боборыкин юлдан язган.

        

Устряловның «Кеше гаебе» пьесасына

Тавыш - гауга чыкмасын дисәк,

Болай атау хата, әйеме.

Гаепләргә кемне дә юк исәп,

Устряловның үзенең гаебе.

          

«Мамай сугышы» драмасын укыгач

Син дөньяга драмалар бирәсең дә,

Гаҗәп хәлгә кала бөтен Петербург.

Фәкать бары Мамай-ханның тирмәсендә

 Мөмкин булуы сиңа охшаш драматург.

           

Бер Мәскәү газеты эзәрлекләгән

скопц П(лотицы)нга

Беләсенме? Бер журналист «дустың» үчле сиңа әле дә,

Әмма үзе шул ук вакыт бик тә, бит тә мескен хәлдә.

Булса да тик шулдыр аның бөтен булган горурлыгы – 

Синдәге  юк ирлек белән бераз өстен торырлыгы.

              

«Акыллылык бәласе» яңадан куелганнан соң.

Менә пәрдә күтәрелә, өскә менә...

Карый торгач барып җитте безнең мигә:

Бәласе – бар, сәхнә тулы, ә тик менә.

Акыл гына күренмәде әллә нигә.

                                       

Яла

Ышанмагыз бу ялага: «Бер урында таптанабыз».

Усал телләр чаң кагалар шушы хакта.

Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип көне-төне мактанабыз

Һәм атлыйбыз бердән булып... кире якка.

              

«Нива» журналына

Зоил кебек тәнкыйтьчеләр танымаса уңышыңны,

Без таныйбыз: уңышларың әллә күпме, әллә ничә.

Теге «нива» нигә ел да уңдырышлы, аңла шуны –

Тиресне мул салган өчен кызгамыйча, җәлләмичә.

                               

Я.Полонскийның «Көлтәләр» китабына карата

Таныш миңа бу шагыйрьнең тыйнаклыгы,

 Ә шулай да, хәйран калып уйлап алам.

Искитәрлек «Көлтәләр»нең җыйнаклыгы,

Кайда көлтә, мәгълүм инде – анда салам.

                            

Һәвәскәр артистка

«Минме? – сәнгать хезмәтчесе!» Сонгы вакыт

Гадәтләндең, дускай, шулай кычкырырга.

Син – «хезмәтче», гаҗәп түгел, анысы факт,

«Сәнгать» сүзен нигә кирәк кыстырырга?!

                

«Итекче»

 (Кочетова)

Сюжетының төзелеше туры килгән –

Кем теләмәс итекләрен кияргә!

Ничек язган картинасын без белән!

Тьфу! Фу! Гафу, гафу!

Теләгән идем кылкаләм дияргә.

                        

М.О М(икеши)нга

Карикатура дөньясының Орфее син,

Сокланабыз талантыңның байлыгына.

Скульптурада зур ташларны сөйләтәсең:

Зарланалар сәләтеңнең сайлыгына.

«Дело и отдых» балалар журналының даими хезмәтләрләренә әйләнгән А.Майков белән Ф.Бергка

Былбыл кошлар, җырыгызда юк хаталар,

Сез бик хаклы, үзгәрүчән  заманалар.

Танымады әле сезне карт аталар,

Таный алыр бәлки алда яшь балалар.

           

«Петр Ι заманында» романын укыгач

 (Клюшников һәм Кельсиев иҗаты)

Икесе дә бу авторлар пар аяклы.

Бергә күрсәң син аларны ни диясе?

Бик күпләрнең фикерләре минем яклы:

Икедән бер – дүрт аяклы җан иясе.

             

Табышмак

Нигә кирәк бу йолдызлар зәнгәр күккә?

Ишеттем мин бик күп җавап аңлатмалы.

Әйтә алды табышмакны сузмый күпкә

Акылга бай Пруссия генералы.

Карап торгач һавага ул текәп күзен,

Әйтеп куйды бик тә зирәк фикер-сүзен:

«Йолдызларга лаек булган зур хезмәте,

Шулай зурлап күтәргәннәр күкне

Чацкий ролендәге Боборыйкинга

(«Акыллылык бәласе», ΙV акт)

Бу пьесаны кызыксынып карап аны,

Елап алдым сәхнәдәге бер фактка,

Нигә тәкъдим итмәделәр каретаны,

Боборыкин дигән затка тәү актта?

                   

Исемсез журналистка

Юк итүе сине чүп кенә бит, ә?

Журнал корты, паразиты, белдең?!

Кемлегеңне, фамилияң әйтү җитә,

Һәм син – үлдең.

                   ***

Нинди талант? Күр әле син,

Гади халык аңласын ничек?

Үзе язган җырын – «Шүрәле»сен

Үзе җырлый, тыңла, син, ишет...

Безнең күздән яшьләр күп акты,

Җырчы булып киткәне өчен...

Иван Сергеич! Бу Сезнең затмы?

Сезне узган Шүрәле, ни дисең?

     

(В.П. Буренинга)

Невскидан бер эт йөгерә,

Эт артыннан «бүре» – Буренин.

Городовой, кара, чара күр, ә –

Тешләве бар этне «бүре»нең.

             

Инкарь итү

Суга батып үләр иде, йөрәген курку баса,

Юкка курка, суда бөке батканы юк лабаса.

                         ***

 Сай кесәңдә, әй, фәкыйрь  җан,

Бер тиен дә күп кебек.

Укыганың бармы роман?

Миллионар чүп кебек.

Өшеп, туңып ничә айлар

Яши славян көчкә.

Романнарда тиле байлар

Акча ягалар мичкә.

Нева – Кубань аралары

Тулган тилеләр белән.

Ни аңлата романнары?

«Тиле» – акыллы икән!

                         

Отышсыз  отыш

–  Алдым әле мин яңа өй сатып!

–  Бик яхшы булган, моңа мин дә шат.

–  Иртәрәк куйдың әле шатланып,

Бурычым өчен алдылар тартып.

  •   И, Аллакаем, нинди зур кайгы!
  • Кайтартты кире өйне адвокат.

–  Ул адвокатлар беләләр җайны.

  • Тик башкачарак эшне карады –

Яклаган өчен өй аңа калды.

   

В.Орловскийның

(«Балыкчылар»ы)

Картинасы ирешә максатына – йокы сорый:

«Балыкчылар» йоклый, караучылар йокымсырый

             

Мөхәррире алышынган журналга

Көткән идек үзгәрештә яхшы яклар,

Тик асылда менә шулай эшнең чыны:

Алыштырып куйсалар да ул ямчыны,

Бар да калды элеккеге үшән атлар.