27 июнь – Яшьләр көне

Безнең киләчәк таянычыбыз, төбәкнең уңышлары hәм даны булган кадерле егетләр hәм кызлар, сезне күркәм бәйрәм уңаеннан котлыйм!

    Быел Ульяновск өлкәсе, бөтен Россия кебек үк, күптәнге күркәм традиция буенча Яшьләр көнен билгеләп үтә, быел бу бәйрәмгә 61 ел була. Елдан-ел ул кызлар hәм егетләрнең елмаюы, дәрте hәм шатлыклы омтылышлары белән тулылана.

    Ульяновск яшьләре киләчәккә омтыла. Катлаулы заманча техникада, акыллы технологияләрдә алар өчен серләр юк. Яшьләр яшәргә hәм булдырырга, бөтен кызыклы нәрсәләрдә катнашырга ашыгалар. Ә моның өчен безнең регионда мөмкинлекләр җитәрлек. Һәм безнең талантлы, иҗади яшьләребез, конкурсларда катнашып, башка төбәкләрдәге яшьтәшләре белән уңышлы көндәшлек итәләр. Егет-кызлар дөньяны танып белү максаты белән сәяхәтләрдә бик күп йөриләр. Мәсәлән, 73 вәкилебез - Идел буе федераль округының «iВолга-2018» форумында, 45 кешебез – Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумында, 13 ульяновскилы - «Таврида-2018» Бөтенроссия яшьләр форумында, ә ике кешебез «Евразия-2018» Халыкара яшьләр форумында катнашты, hәм егет-кызларыбыз бар җирдә дә үзләрен уңай яктан гына таныттылар.

    Уңышлар турында шатланып сөйлибез hәм максатка омтылучы яшь талантларга hәрьяклап булышлык күрсәтәбез. Мисал өчен, «Россия доброволецы» конкурсына Ульяновск өлкәсеннән 172 заявка бирелгән иде, шулардан 50се сайлап алу турын узды, ә җидесе ил буенча иң яхшы саналган беренче унлыкка керде. Бу безнең яшь якташларыбызның үҗәтлеге, югары квалификацияле hәм сәләтле булуы, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга омтылуы турында ачык cөйли.

    Кадерле дуслар! Ихлас күңелдән сезгә зур уңышларга hәм тормыш юлында төп максатларыгызга ирешүегезне, бәхет hәм сәламәтлек телим!

    С.И.Морозов,

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы.