Зур Чирекле авылы халкы шөкрана кылып яши

Зарыгып hәм шатланып көтеп алган изге вә мөбарәк Рамазан аебыз үтеп тә китте. Бу айны hәрбер авылдашым ураза тотып, тәравихлар укып үткәрде.

    Мәчетләрдә имамнарыбыз егермешәр рәкәгать тәравих намазын укыттылар, вәгазьләр сөйләделәр, салаватлар әйттеләр. Өйләрендә ахшам намазын укып, авыз ачканнан соң, әби-бабайлар, хатын-кызлaр, яшьләр hәм балалар мәчеткә тәравих намазына ашыктылар. Шуңа күрә мәчетләребез көн саен халык белән шыгрым тулы булды. Картлар, сәламәтлекләре какшаган кешеләр яки мәчетләрдән ераграк яшәүчеләр аерым өйләргә җыелышып тәравих намазын укыдылар. Дүрт мәчеттән яңгыраган салавaтлардан, тәравих намазы арасында укыган догалардан авылым тәмам гөрләп торды.

    Мәчетләребездә hәм өйләрдә көн саен ифтарлар - авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. Кадер кичәсе көнне күренекле, игелекле, олы җанлы авылдашларыбыз - Россия эчке эшләр министрлыгының (МВД) генерал-майоры, Мәскәүнең коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Мансур Равил улы Юсупов hәм Самара шәhәренең 2 нче санлы икмәк заводы генераль директоры Али Муса олы Сулейманов яңа мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырдылар. Анда ике йөзгә якын дин кардәшебез килгән иде. Ифтарга кадәр халык хәзрәтләрнең тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңладылар, барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдылар. Аннары ахшам намазын укып, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артында хәләл ризыклар белән авыз ачтылар.

    Ә гает бәйрәменең икенче көнендә Мәскәү шәhәрендә яшәүче танылган авылдашларыбыз - Мансур Равил улы белән Наилә Идрис кызы Юсуповлар hәм аларның балалары Зур Чирекленең "Шахерезада" кафесында бик тә күркәм мәҗлес оештырдылар. Бу мәҗлестә йөздән артык кеше катнашты.

    Генералыбыз Мансур Равил улы барча авылдашларны да бәйрәм белән котлады. Аннары ул ислам дине үсешенә зур өлеш керткән танылган авылдашыбызны - өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте баш казые, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов белән күренекле бизнесмен Али Муса улы Сулеймановка медальләр тапшырды. Тәкбир әйткәннән соң, Сәүбән хәзрәт тоткан уразаларның кабуллардан булуын, ил-көннәрнең тыныч, имин булуын теләп дога кылдырды hәм шушы күркәм мәҗлесне оештырган өчен Юсуповлaр гаиләсенә - Мансур Равил улы белән аның хәләл җефете Наилә Идрис кызына, аларның балаларына рәхмәт сүзләрен юллады. Сәүбән хәзрәт Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аеның фазыйләтләре, әҗер-саваплары турында вәгазь дә сөйләде.

    Аннары сүз имам-ахун Усман хәзрәт Рафиковка бирелде. Ул  Коръәни-Кәримнән сүрәләр яңгыратты. Барча хәзрәтләребез дә матур итеп аять-сүрәләр укып мәҗлесне дәвам иттеләр. Усман хәзрәт әрвахларның рухларын шатландырып, дөньяларга тынычлык, мөселман бәйрәмнәрен хөрмәт итеп яшәргә, милли hәм дини йолаларны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, киләчәк буыннарга да тапшырып калдырырга насыйп итүен теләп дога кылдырды.

    - Аллаhы Тәгалe киләсе елларда да зур күләмдә шундый мәҗлесләр үткәрергә насыйп итсен,- диде генерал-майор, Мәскәүнең коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Мансур Равил улы Юсупов.

    Дога уку белән тәмамланган бу күркәм мәҗлестән иманыбызны тагын да ныгытып, илhамланып, ниндидер җиңеллек, тынычлык хисе белән өйләребезгә кайтып киттек.

    Ә 9 июнь көнне Зур Чирекле авылы халкы өчен тарихи вакыйга булды. Авылыбызның 352 нче санлы мәхәллә мәчете янәшәсендә төзелгән Аллаhы йортына манара куюга багышланган тантана узды. Бөтен авылны яңгыратып тәкбир әйттеләр hәм ярымайны манарага матур итеп урнаштырып та куйдылар. Аннары хөрмәтле имамнарыбыз Коръән аятьләрен укып дога кылдырды. Әлеге бәйрәмдә барлык авылдашларыбыз да актив катнашты. Изге эшкә үзләренең хәләл малларыннан өлеш чыгарган барча булдыклы малтабарларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Халимә РАМАЗАНОВА,

Зур Чирекле авылы,

Хәмид РАМАЗАНОВ,

Самараның "Яктылык" татар мәктәбе укучысы.