“Дин юлына басуыма әнием сәбәпче булды”

“Дөньяда мәчет төзегән кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салырмын дигән”, дип әйтелгән хәдистә.

Әйе, гыйбадәтханә салган кешеләр халык арасында тирән ихтирамга, соклануга ия.

Шундыйлар арасында Кинель шәһәрендә мәчет төзеткән Дамир углы Рафаэл Уразаев та бар.

Вәгазь укыгандагыча моңлы тавышы белән йомшак кына сөйләшүче Рафаэл хәзрәт белән аралашу тирән тәэсирләр калдырды. Тыйнак, тыныч, күзләреннән нур бөркеп торган Рафаэл әфәнденең сөйкемле сөяге бар. Ул тормышы, мәчет төзелеше турында күңелен биреп, бәйнә-бәйнә сөйләгәндә аның бөтен гомере күз алдымнан үтте.

Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районында урнашкан Иске Төгәлбуга авылында туып үскән Рафаэлгә дәү әнисе Вәсимә кечкенә чагыннан дини орлыклар салып калдыра. Ата-анасы гел эштә булгач, малай күбесенчә аның тәрбиясендә була.

4 – 5 яшьләремдә әбиемнең миңа “Ихлас” сүрәсен өйрәткәне кадерле мизгелләр булып әле дә хәтеремдә саклана. Авыр вакытларда аны укысам, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоя идем. Апам, сеңелем һәм мин дәү әниебез белән бергә сәхәргә дә тора идек. Ул уразаны, намазларны бер дә калдырмады, 96 яшендә вафат булды, - дип исенә төшерә балачакларын Рафаэл абый.

Аның әтисе Дамир парторг, “Правда” колхозында баш агроном була. Әнисе Хөллия гомерен укытучы хезмәтенә багышлый. Урыс теле һәм әдәбияты фәннәрен алып барган мөгаллимә завуч, мәктәп мөдире булып та эшли. Гомумән, Хөллия апа авылда зур абруйлы кеше була. Тел тидермәслек дәрәҗәле ханымны барысы да хөрмәт итәләр, яраталар.

Пенсиягә чыккач, Ульяновск өлкәсенең “Өмет” гәҗитәсеннән гарәп графикасын үзлегеннән үзләштереп, Коръән укырга өйрәнә ул. Рафаэл хәзрәт сүзләренчә, әнисенең дини кулъязмалары аңа кадерле мирас булып күчкәннәр.

Остабикә Хөллия апа мәчеттә шәкертләр дә укыта. Аның үрнәгендә күп укытучылар дингә биреләләр. Шатлыкта да, авыр чакларда да халык аның янына килә. Кешеләрнең сөенечләрен чын күңеленнән уртаклашып, кыен вакытларда, кирәкле сүзләр табып, аларны юата, акыллы киңәшләрен биреп, ярдәм итә ул. Хәзер Хөллия апаның бакыйлыкка күчкәненә алты ел инде.

Рафаэл абыйның 86 яшьлек әтисе бүгенге көндә - Төгәлбуга авылы мәчетендә мөәзин. Абруйлы кеше булгач, мәхәлләләрнең күп эшләрен аңа ышандыралар.

Сигез сыйныфны гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлагач, Рафаэл Ульяновскида төзү техникумына укырга керә.

Әтисе һәрвакыт хезмәттә булу сәбәпле, йорт эшләрен кечкенәдән үзе башкарып үсә ул. Анысын кадаклый, монысын кисә, тегесен ямый. Тере, хәрәкәтчән әбисе аны өйрәтеп кенә калмый, үзе дә малай белән бергә кайнаша. Төзү эшләрен бик яратып башкара Рафаэл. Шуңа күрә үзен шушы хезмәткә багышларга була да инде.

Техникумнан соң армиягә алынган егет Чехословакиягә инженер-төзү гаскәрләренә эләгә. Рота технигы булган Рафаэл яхшы хезмәте өчен күп санлы мактаунамәләр белән бүләкләнә. Анда яхшы практика үтә ул.

Армиядән кайткач, Уразаев Себердә яңа гына төзелеп килгән Кагалым шәһәренә эшкә китә. Биредә тулай торак төзелешендә мастер, прораб, участок башлыгы вазифаларын башкара ул.

Тик чит җирләргә киткән уллары өчен борчылып яшәгән әти-әнисе аның өйгә кайтуын сорыйлар. Беркайчан да ата-ана сүзеннән чыкмаган Рафаэл Төгәлбугага әйләнеп кайта һәм биредә бригадир булып эшкә урнашып, тегермән төзелешен җитәкли.

Рафаэл әфәнденең Самарда әнисе ягыннан бик күп туганнары яши. Шулай бервакыт бергә үскән, бик дус булган ике туган абыйсы Илдус аны үзләре янына чакыра.

Самарга килгәч, Рафаэл абый өлкә колхозларының төзелеш оешмасында мастер, бригадир булып эшли. Ә Кинельдә торак алу мөмкинлеге барлыкка килгәч, ул анда күченеп урнаша.

Эшкуарлык чәчәк аткан 1998 еллар була бу. Төзелеш остасы Уразаев үзенең төзү-ремонт кооперативын ачып җибәрә. Аннан кече предприятие оештыра.

Шулай бервакыт авылга кайткач, әни миңа: “Улым, бу дөньяда, шөкер, барысына да ирештем. Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләрен дә бирде, динебез Ислам юлына да бастырды. Бер генә ниятем бар – хаҗ кылырга хыялланам. Мине алып барсаң иде”, - диде. “Әни, сине миннән башка кем алып барсын инде”, - дим аңарга, - дип сөйли Рафаэл хәзрәт.

Әтисенең сәламәтлеге начар булганга, әнисен хаҗга улы алып бара. Шуннан ул үзе дә дин юлына баса.

Моңа кадәр хәләл җефетем белән корбаннар да чала, уразаларны да тотарга тырыша идек. Тик менә намазлыкка басарга этәргеч булмады. Әни белән хаҗга баргач, анда, шөкер, намаз укырга өйрәндем.

Гомумән, изге сәфәрдә гаҗәеп нәрсәләргә тап булдым мин. Әниемнең аяклары бик нык авырткач, ул көчкә йөри иде. Анда тәваф кылганда ул, кызлар кебек, йөгереп йөрде. Мин тауны бер тапкыр әйләнгәнче, ул инде икенче мәртәбә әйләнә иде. Менә бит - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Ул андагы кешеләргә уйламаган төштән җиңеллек бирә, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хаҗ кылганда Рафаэл әфәнде белән бер бүлмәдә Татарстаннан килгән хәзрәтләр дә яши. Шуларның иң олы яшьтәгесе Рафаэл абыйдан аның тормышы, нәрсә белән шөгыльләнүе турында сораштыра.

Мин – Кинельдән, төзүче, дим аңарга. Ул: “Мәчетегез бармы?” - дип сорый. “Юк”, - мин әйтәм. Шулай бер көнне кичен бүлмәбездә җыелгач, бу хәзрәт: “Әйдәгез әле, җәмәгать, дога кылып алыйк. Аллаһы Тәгаләдән Кинель җирләренә дә мәчет бирүен сорыйк”, - ди. Дога кылдык. Бераздан соң ул: “Җәмәгать, тагын бер дога кылыйк”, - ди. Башкалар сорый: “Бу юлы нинди дога кылыйк?” “Шул Кинельдәге мәчеттә Рафаэл кардәшебез хәзрәт булсын иде, дип сорыйк”, - дип сөйли Рафаэл абый.

Менә бит, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте, мосафирларның изге җирләрдә кылган догалары кабул була!

Әле хаҗга барганчы Рафаэл әфәндегә бер совхоз рәисе шалтыратып:

“Безгә авыл хуҗалыгы техникасы кирәк. Тик ышанычлы кешеләр юк. Син, Рафаэл, тәртипле, намуслы кеше, бәлки, шушы эшкә алынырсың”, - дигән тәкъдим ясый.

Төзелеш эше бик яхшы бармаган чаклар булганга, Уразаев ризалаша һәм берникадәр вакыт авыл хуҗалыгы техникасын сату белән шөгыльләнеп ала.

Колхоз-совхозлар таркалгач, кайбер рәисләр миңа бурычлы булып калдылар. Шулай язгандыр дип, мин алар белән бәхилләшкән идем инде. Хаҗдан кайткач, бер ярты еллар узгандыр. Бервакыт иртән-иртүк Борский районының Долматовка авылыннан совхоз рәисе шалтырата. “Бурычымны акчалата бирә алмыйм. Кирәкмәгән комбикорм цехым бар, ишелә генә бара. Син бит – төзүче, бәлки, сүтеп алырсың да кирпечләрен берәр нәрсәгә кулланырсың”, - ди ул.

Хаҗдан кайткач, Рафаэл әфәндегә еш кына изге җирләрдә йөргәне, бергә яшәгән дин кардәшләре төшенә керә. Татарстан хәзрәтенең Кинельдә мәчет булсын дип дога кылганы турында һәрвакыт уйланып йөри ул. Һәм совхоз рәисе шундый тәкъдим ясагач, мәчет төзергә ниятли.

- Шулай Аллаһы Тәгалә ярдәме белән комбикорм цехының материалларыннан мәчет төзедек. Шунысы хикмәтле – кирпиченә кирпеч санап куйган кебек, төгәл генә булды, - дип сөйли Рафаэл әфәнде.

Димәк, мәчет төзүгә барлык чыгымнарны сез тоттыгыз? – дип сорадым мин аңардан.

Бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Ул Үзе барысын да биреп торды. Мин бурычларым кире әйләнеп кайтыр дип уйламаган да идем, ул акчалар – калган мал. Ходай ул кешеләргә дә җиңеллек китерде, чөнки бу дөньядан китсәк, бурычлар барыбер безнең өстебездә калалар. Бу минем казанышым дип санамыйм. Дин юлында берәр нәрсә ниятләсәк, Аллаһы барлык эшләребездә дә ярдәм итә, - дип җавап бирде Рафаэл хәзрәт.

Шулай 2009 елда Кинельдә юл өстендә 72 квадрат метрлы күркәм мәчет калкып чыга. Мөселманнар өчен ул дин учагы булып тора. Биредә имам вазифасын Равил Замалетдинов башкара.

Рафаэл хәзрәт – мәхәллә рәисе. Ул Казанда Россия Ислам университетын тәмамлаган. Мәчет ачылган елда тагын бер тапкыр хаҗ сәфәрен кылган.

Хатыны Сәвия дә Төгәлбуга авылыннан, аның күршесе. Алар 32 ел бергә матур гына яшәп киләләр.

Олы кызлары Альбинага 31 яшь. 22 яшьлек кече кызлары Гөлнара Казанда банкта эшли. Балаларына кечкенәдән татар телен өйрәтеп үстерәләр Уразаевлар.

"Әнием хаҗ кылганнан соң озак яшәмәде. Аллаһыга шөкер, мәчетне күреп калды ул. Аның биредә намаз укып, догалар кылып киткәне өчен мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле", - ди Рафаэл хәзрәт Уразаев.

Миләүшә Газыйм

tatarlarsamara.org