Колхозныйда мәчет төзиләр

Тиздән Чардаклы районы Колхозный бистәсендә яңа мәчет файдалануга тапшырылачак

Ульяновск өлкәсе мәчетләр саны буенча Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан соң өченче урында тора. Бүген төбәгебез территориясендә 130 мәчет эшләп килә, шуларның 120се өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәтенә (РДУМ) карый.

Хәзерге вакытта Ульяновск шәһәренең "Юго-Западный" микрорайонында, Чардаклы районы Колхозный бистәсендә һәм Николаевка районы Зур Чирекле авылында яңа мәчетләр төзелә. Күптән түгел генә Инза шәһәрендә дә мәчет салу өчен җир участогы бүлеп бирелде. Тиздән төзелеш эшләрен башлап җибәрергә ниятлибез, ди мәхәлләнең имам-хатыйбы Рафаил хәзрәт Сибәтулла улы Кантеев.