Балалар милли йолаларны өйрәнәләр

Димитровградның "Звездочка" җәйге сәламәтләндерү лагеренда "Гореф-гадәтләрне, йолалар һәм традицияләрне дәвам итүчеләр" дип исемләнгән халык уеннары фестивале узды.

Әлеге фестивальнең төп максаты балаларны Мәләкәс районы территориясендә яшәүче халыкларның кабатланмас милли мирасына һәм мәдәниятенә җәлеп итүдән гыйбарәт.

Район фестивалендә "Ялгат" (Александровка авылы), "Ложкари" (Дивный бистәcе), "Рамазан" (Новоселки бистәсе), "Хевель" (Яңа Майнаның 1 нче урта мәктәбе), "Чулпан" (Мулловканың 1 нче урта мәктәбе), "Йолдыз" (Мулловканың 2 нче урта мәктәбе), "Русичи" (Слобода-Выходцево авылы), "Улыбка" (Тиинск авылы) командалары һәм "Звездочка" лагереның җыелма командасы катнашты.

"Балаларның җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрүләре сөендерә. Төрле милләт балалары әлеге лагерьда бер-берсе белән танышып аралашалар, рәхәтләнеп ял итәләр. Ә инде кайчандыр әби-бабалары һәм әти-әниләре яраткан уеннар һәм шөгыльләр белән җитди рәвештә кызыксынулары, аларны өйрәнергә тырышулары аеруча шатландыра",- ди Мәләкәс район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков.