Өлкәннәрне йөртү өчен – автомобильләр

Губернатор Сергей Морозов Инза районына эш сәфәре вакытында Инза, Новоспасское, Радищево, Базарлы Сызган, Николаевка, Барыш, Иске Кулаткы районнарына өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен махсус автомобильләр тапшырды.

    65 яшьтән олырак гражданнарны йөртү өчен 17 автомобиль  «Демография» илкүләм проекты hәм аның «Өлкән буын» программасы буенча сатып алынган.

    - Әлеге транспортны «Гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасы кысаларында федераль бюджет хисабына юнәттек. Бу максатта казнадан 32,3 миллион сум акча бүлеп бирелде. Автомобильләр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне авыл җиреннән район үзәгендә урнашкан медицина учреждениеләренә илтеп кую өчен кулланылачак. Без тагын дүрт автомобильгә заявка җибәрдек, тиздән алар да кайтып җитәчәк hәм авыл районнары карамагына тапшырылачак,- диде өлкәнең гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова.

    Транспорт чаралары кешеләрне уңайлы шартларда йөртү өчен кирәкле булган барлык техник җиhазлар белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, hәр автомобильдә инвалид коляскасы белән керү өчен электр күтәргечләр куелган, шулай ук салонда вентиляция, җылыту системалары hәм кондиционер бар.